Җинаятьчел бергәлектә (җинаятьчел оешмада) катнашучылар, аларның җитәкчеләре өчен җинаять җаваплылыгы катгыйланды

2019 елның 1 апрелендәге 46-ФЗ номерлы Россия Федерациясе Федераль законы нигезендә Россия Федерациясе Җинаять кодексына һәм Россия Федерациясе Җинаять-процессуаль кодексына оештырылган җинаятьчелеккә каршы көрәш өлешендә үзгәрешләр кертелде.
Хәзер, билгеләнгәнчә, бер яки берничә катлаулы яки аеруча катлаулы җинаятьләрне кылу максатында җинаятьчел бергәлек (җинаятьчел оешма) оештыру йә җинаятьчел бергәлеккә (җинаятьчел оешмага) яки аның составына керә торган структур бүлекчәгә җитәкчелек итү, оештырылган төркемнәрнең гамәлләрен координацияләгән, алар арасында тотрыклы бәйләнешләр булдырган, оештырылган төркемнәр тарафыннан җинаятьләр кылу өчен планнар төзегән һәм шартлар тудырган, мондый төркемнәр арасында җинаятьчел йогынты өлкәләрен һәм (яки) җинаять керемнәрен бүлгәләгән кебек үк, биш миллион сумга кадәрге күләмдә штраф белән (элегрәк – бер миллион сумга кадәр иде) унике елдан башлап егерме елга кадәрле срокка иректән мәхрүм ителү яки хөкем ителгән кешенең биш елга кадәрге чорда хезмәт хакы яки бүтән кереме күләмендә яки аннан башка һәм бер елдан ике елга кадәр ирекне чикләп җәзага тартыла.
Шулай ук җинаятьчел бергәлекләрнең (җинаятьчел оешмаларның) оештыручыларының, җитәкчеләренең (лидерларының) яки бүтән вәкилләренең һәм (яки) оештырылган төркемнәрнең җыелышларында оештырылган төркемнәрнең гамәлләрен координацияләү, алар арасында тотрыклы бәйләнешләр булдыру, җинаятьләр кылу өчен планнар эшләү һәм шартлар тудыру, җинаятьчел йогынты өлкәләрен һәм җинаять керемнәрен җинаятьчел бергәлекләр (җинаятьчел оешмалар) һәм аларда катнашучылар арасында бүлү максатында катнашуга кагылышлы норма мөстәкыйль өлеш буларак бүлеп чыгарылган.
Әлеге җинаятьне кылган өчен бер миллион сум күләмендә штраф белән унике елдан алып егерме елга кадәрле срокка иректән мәхрүм итү яки хөкемгә тартылган кешенең биеш елга кадәрле чорына хезмәт хакы яки бүтән кереме күләмендә штраф һәм бер елдан ике елга кадәрле срокка иректән мәхрүм итү рәвешендә җинаять җаваплылыгы кертелә.
Җинаятьчел бергәлектә (җинаятьчел оешмада) катнашкан өчен иректән мәхрүм итү сроклары һәм штраф күләмнәре, шулай ук, әгәр әлеге гамәлләр зат тарафыннан үзенең хезмәт вазыйфасыннан файдаланып кылынган булса, штраф күләме арттырылган.
РФ Җинаять кодексына, моннан тыш, яңа 210.1 "Җинаятьчел иерархиядә югары дәрәҗә биләү" статьясы белән тулыландырылган, күрсәтелгән затлар өчен биш миллион сум күләмендә штраф белән сигез елдан алып унбиш елга кадәрле срокка иректән мәхрүм итү яки хөкемгә тартылган кешенең биш елга кадәрле чорына хезмәт хакы яки бүтән кереме күләмендә штраф һәм бер елдан ике елга кадәрле срокка иректән мәхрүм итү рәвешендә җинаять җаваплылыгын күздә тота.
РФ Җинаять-процессуаль кодексына югарыда аталган җинаятьләр турында җинаять эшләренең судта каралырга һәм тикшерелергә тиешлегенә бәйле корреспонденция үзгәрешләре кертелгән.
Үзгәрешләр 2019 елның 12 апрелендә үз көченә керә.

Соңгы яңарту: 2019 елның 12 апреле, 21:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International