Су биоресурсларын законсыз тоткан өчен җинаять җаваплылыгы катгыйланды

2016 елның 15 июленнән законлы көченә керә торган төзәтмәләр нигезендә, үзйөрешле транспорт йөзмә чарасын яки шартлаткыч, химик матдәләр, электр тогы яки башка тыелган кораллар һәм ресурсларны күпләп юк итү ысулларын кулланып, уылдык чәчү урыннарында яки аларга миграция юлларында, аеруча саклана торган табигать территорияләрендә яисә экологик һәлакәт яки гадәттән тыш экологик хәл зонасында су биоресурсларын законсыз тоту, әгәр зур зыян китерелгән икән, 300дән 500 мең сумгача яки хөкем ителүченең 2-3 еллык хезмәт хакы яки бүтән кереме күләмендә штраф белән, яисә 2 елгача төзәтү эшләре белән, яисә шул ук срокка иректән мәхрүм итү белән җәзалана. Элек штраф 100-300 мең сум тәшкил итә иде, иректән мәхрүм итү рәвешендә җәза каралмады.

Шул ук гамәлләр зат тарафыннан үз хезмәт урыныннан файдаланып яисә алдан килешеп, бер төркем затлар яки оешкан төркем тарафыннан кылынса яисә аеруча зур зыян китерсә, 500 мең сумнан 1 млн. сумга кадәр яки хөкем ителүченең 3-5 еллык хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф, яисә билгеле бер вазыйфаларны биләү яки билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан 3 елгача мәхрүм итеп, 2-5 елга иректән мәхрүм итү билгеләнә. Элек штраф чиге 500 мең сум тәшкил итә иде, иректән мәхрүм итү - 2 елгача.

Әлеге җинаять кысаларында зур һәм аеруча зур зыянны билгеләү критерие дә беркетелгән. Беренчесе булып 100 мең сумнан арткан зыян таныла. Икенчесе - 250 мең сумга тигез.

 

 Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы аңлата.

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 11:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International