Инвестицион максатларга квота өлешен беркетү һәм бирү турында шартнамә әзерләү һәм төзү кагыйдәләре, шулай ук мондый шартнамәнең якынча формасы расланды

"Сәнәгый һәм (яки) яр буе балыкчылыгын гамәлгә ашыру өчен балыкчылык өлкәсендә инвестицион максатларга бирелгән су биологик ресурсларын тотуга квота өлешен беркетү һәм бирү турында шартнамәне әзерләү һәм төзү турында" 2017 елның 25 маендагы 632 санлы РФ Хөкүмәте карары белән Инвестицион максатларга квота өлешен беркетү һәм бирү турында шартнамә әзерләү һәм төзү кагыйдәләре, шулай ук мондый шартнамәнең якынча формасы расланды.
Кагыйдәләр Балыкчылык буенча федераль агентлык һәм инвесторның гамәлләре эзлеклелеген билгели.
Шартнамәнең якынча формасы нигезендә, Балыкчылык буенча федераль агентлык инвесторга судно яки предприятие төзелеше буенча инвестицион проектны гамәлгә ашыру чорында, су биоресурсларын тотуга квота өлешен күрсәтеп, билгеле бер районнарда су ресурсларының билгеле бер төрләрен тоту хокукын беркетә.
Шартнамәдә күрсәтелгән су биоресурсларын табу хокукы эксплуатациягә кертелгән инвестицияләр объектына милек хокукында яки финанс арендасы (лизингы) шартнамәсе нигезендә ия булган инвесторга сәнәгый яки яр буе балыкчылыгы өчен 15 елга бирелә.
Шартнамәнең якынча формасында шулай ук инвестиция проектын гамәлгә ашыруны (су биоресурсларын табуны финанслар ягыннан тәэмин итүне яки хокукларны) тәэмин итү төре  һәм аның күләме күрсәтелә.

Соңгы яңарту: 26 ноябрь 2018, 9:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования