Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге һәм запас җирләрдә ачык ут куллану һәм учак ягуга карата мәҗбүри таләпләр билгеләнде

2016 елның 21 мартыннан 2016 елның 26 гыйнварындагы 26 санлы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы боерыгы үз көченә керде. Ул авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге һәм запас җирләрдә ачык ут куллану һәм учак ягу тәртибен раслый.
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә караган бакча җир кишәрлекләрендә янмый торган махсус савытларда ризык әзерләү өчен ачык ут куллану һәм учак ягу, коры үлән, камыл, урган кыл калдыкларын һәм башка янучан калдыкларны юк итү буенча эшләр башкару, ачык ут кулланып массакүләм чаралар оештыру очраклары өчен махсу таләпләр билгеләнә.
 Ачык ут куллануның бөтен чоры барышында һәм пыску процессы төгәлләнгәнчегә кадәр учакның (пыскуның) яну зонасыннан читкә таралмавын тикшереп торырга кирәк. Ачык ут куллану тыелган очраклар исемлеге билгеләнде, аерым алганда, торфлы туфракларда ачык ут куллану; тиешле территориядә янгынга каршы махсус режим билгеләнгәндә; кешеләрнең тормыш эшчәнлеге өчен көчле җил белән бәйле тискәре һәм куркыныч метеорологик нәтиҗәләр турында мәгълүмат булганда; ылыслы агачлар ябалдашлары астында һ.б.лар
Ачык ут кулланганнан соң учак урынына яну (пыску) тулысынча тәмамланганчы җир (ком) яки су сибелергә тиеш.
 Әлеге тәртип чыбык-чабык, урман түшәмәсе, коры үлән, коры-сары, кисү калдыкларын, башка яну материалларын яндыру урыныннан чистарту зонасы радиусы,  янучан материалларны  ачык ут куллану урынында җир дәрәҗәсеннән урнаштыру ноктасы биеклегенә бәйле рәвештә, 15-30 м тәшкил итә, дип билгели.
Исегезгә төшерәбез, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.4 статьясы белән штраф рәвешендә административ җаваплылык билгеләнгән, аның максималь күләме гражданнар өчен - 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен - 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 1 млн сумга кадәр тәшкил итә, кылынган хокук бозу авырлыгына карап, эшчәнлекне 90 тәүлеккә чаклы административ туктатып тору да күздә тотыла. 

Соңгы яңарту: 26 ноябрь 2018, 11:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования