“Зәңгәр күлләр” дәүләт табигать комплекслы тыюлыгы территориясендә Казансу елгасы ярын ныгыту

«Зәңгәр күлләр» дәүләти комплекслы табигать тыюлыгы территориясендә Казансу елгасы ярын ныгыту

Хәзерге вакытта, 2012 елгы табигать саклау чаралары республика программасы кысаларында, “Главинвестстрой РТ” ДКИ дәүләт заказчысы тарафыннан, “Реставрация” ЯАҖ төзелеш оешмасын җәлеп итеп, “Зәңгәр күлләр” дәүләти комплекслы табигать тыюлыгы территориясендә Казансу елгасы ярын ныгыту” проекты тормышка ашырыла. Эшләр башкару кишәрлеге Казан ш. Авиатөзүчеләр районында урнашкан. Эшләрне тәмамлау срогы – 2013 елның гыйнвары.

Бу эшләрнең кирәклеге Казансу елгасының уң яры елына 0.5–0.6 метрлап бик тиз җимерелә баруга бәйле, бу хәл яр тулысынча җимерелеп, Зәңгәр күлдә су кимәленең нык төшүенә китерергә мөмкин.

Кишәрлекне 2011 елда Татарстан Урман хуҗалыгы вәкилләре катнашындагы комиссия белән тикшергәндә агынтыны чүп-чардан һәм ауган агачлардан чистарту, яр ныгыту эшләре башкару кирәклеге ачыкланган иде.

Комиссия тәкъдимнәрен исәпкә алып “Спецгидрострой” ЯАҖ әзерләгән проект документлары билгеләнгән тәртиптә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы белән килештерелгән, аларга дәүләти экспертиза һәм дәүләти экологик экспертиза уңай бәяләмәләр биргән.

Җәмәгатьчелеккә белешмәләр бирү, халык алдында тыңлаулар үткәрү, материалларны дәүләти экологик экспертизага юнәлтү турындагы белешмәләрне бастырып чыгару таләпләре гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә үтәлгән.

Дәүләти экологик экспертиза үткәрү нәтиҗәләре буенча ярны карагай субайлардан торган вертикаль стена кору һәм таш өю белән ныгыту варианты хупланылган. Карагай, ком, вакташ кебек табигый материаллар куллану табигый ландшафтны сакларга мөмкинлек бирәчәк.

Яр ныгытуны тормышка ашыру, шул исәптән терәк стена кору һәм төзекләндерү эшләрен башкару яр җимерелүне, туфрак ашалуны һәм эрозия процессларын туктатачак, тиңдәшсез табигать объекты булган Зәңгәр күлне саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Агынтыны чүп-чардан һәм ауган агачлардан чистарту эшләре вакытындагы һава торышы һәм катлаулы геологик шартлар аркасында эшләп торган техника белән бергә грунт ишелеп төшкән иде. Хәзерге вакытта техника чыгарылган, чистарту һәм яр ныгыту эшләре яңартылган. Эшләрне башкаруга даими контроль урнаштырылган.

Бер үк вакытта шуны хәбәр итәбез, – яр ныгыту эшләре урынына янәшә территориядә элегрәк яшел үсентеләр киселгән булу факты ачыкланды, моның буенча Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары тарафыннан административ тикшерү кузгатылды.

.

Соңгы яңарту: 17 ноябрь 2018, 23:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования