Экология өлкәсендә нормалаштыру бүлеге

назад

Үзенә йөкләнгән бурычлар нигезендә түбәндәге вазифаларны башкара:


• Татарстан Республикасы территориясендә әйләнә-тирә мохиткә чыгарылган түгелгән зарарлы матдәләрне нормалаштыруны оештыру һәм гамәлгә ашыру, табигый ресурслардан файдалану, калдыкларны урнаштыру чикләрен билгеләү;
• Федераль дәүләт экология контроле карамагындагы хуҗалык һәм башка төр эшчәнлек объектларыннан кала, хуҗалык һәм башка төр эшчәнлек объектлары өчен әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясауны нормалаштыру буенча эшләр башкару тәртибен билгеләү;
• Федераль дәрәҗәдә билгеләнгән таләпләр һәм нормалардан ким итмичә, тиешле таләпләре һәм нормалары булган әйләнә-тирә мохит сыйфаты нормативларын билгеләү;
• Һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләрнең тиешле нормативларын (вакытлыча килешенгән зарарлы матдәләр күләме чикләрен) билгеләү, пычраткыч матдәләр чыгаруның стационар чыганакларына ия һәм федераль дәүләт экология контроле карамагындагы объектлары булмаган юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар өчен атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруга рөхсәтләр бирү;
• Атмосфера һавасын саклау өлкәсендә вәкиллекле махсус федераль башкарма хакимият органының территориаль органы күрсәтмәсе буенча, һавага чыгарыла торган зарарлы матдәләрнең тиешле күләменә этаплап ирешү вакытларын билгеләү;
• Закон белән билгеләнгән әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясауның тиешле нормативлары нигезендә, калдыкларны урнаштыруга чикләр билгеләү;
• Табигатьтән файдаланучыларның җитештерү процессының үзгәрмәүчәнлеге, кулланыла торган чимал һәм барлыкка килә торган калдыклар турындагы техник хисапларын карау һәм кабул итү;
• Хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекләре нәтиҗәсендә калдыклар барлыкка килә торган кече һәм уртакул эшмәкәрлек субъектлары тарафыннан белешмә тәртибендә бирелә торган калдыклар барлыкка килү, куллану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турындагы хисапларны кабул итү һәм карау;
• Федераль дәүләт экология контроле карамагындагы хуҗалык һәм башка төр эшчәнлек объектлары булмаган һәм калдыклар белән эш итү өлкәсендә эшчәнлек алып баручы юридик затлар өчен калдыклар белән эш итү өлкәсендә производство контролен үтәү тәртипләрен карау һәм килештерү;
• Татарстан Республикасының билгеле бер территорияләр һәм (яки) акваторияләр чикләрендә урнашкан барлык чыганакларның әйләнә-тирә мохиткә йогынтысын җайга салу максатларында тирә-юньгә антропоген йөкләнешнең тиешле нормативларын эшләүне оештыру;
• Татарстан Республикасында атмосферага зарарлы матдәләр чыгару параметрларын алга таба нормалаштыру максатыннан, республиканың эре шәһәрләрендә атмосфера һавасы пычрануның җыелма исәпләрен башкаруга юнәлтелгән эшләрне оештыру;
• Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренә, административ районнарына экология паспортларын бирүне гамәлгә ашыруда катнашу;
• Татарстан Республикасы чикләрендә билгеле бер территорияләр һәм (яки) акваторияләрнең табигый үзенчәлекләрен исәпкә алып, әйләнә-тирә мохиткә йогынтының тиешле нормативлары нигезендә, әлеге территорияләр һәм (яки) акваторияләрдәге хуҗалык һәм башка эшчәнлекнең әйләнә-тирә мохиткә йогынтысының һәр төре һәм барлык чыганакларның уртак йогынтысы буенча тирә-юньгә антропоген йөкләнешнең тиешле нормативларын билгеләүдә катнашу;
• Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә нормалаштыру системасын формалаштыру һәм нәтиҗәле куллануга юнәлтелгән гамәлдәге законнар һәм норматив базаны камилләштерү һәм үстерү буенча тәкъдимнәр эшләү;
• Министрлыкның мәгълүмат-аналитика системасы кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы чыганакларны исәпкә алуда катнашу;
• Түбәндәге планнарны карау һәм килештерү:
- әйләнә-тирә мохиткә чыгарылган һәм түгелгән зарарлы матдәләргә чик билгеләү өчен аларның күләмен киметү;
- тискәре метеорологик шартлар чорында атмосферага зарарлы матдәләр чыгаруны киметү буенча;
• авария нәтиҗәсендә нефть һәм нефть продуктлары түгелүне кисәтү һәм бетерү буенча Татарстан Республикасы табигатьтән файдаланучылары тарафыннан эшләнә торган планга нәтиҗә бирү;
• сәнәгать үзәкләре йогынтысы зонасында әйләнә-тирә мохитнең кирәкле сыйфатын тәэмин итүгә юнәлтелгән эшләрне башкаруны оештыру;
• Татарстан Республикасы законнары белән хуҗалык һәм башка төр эшчәнлекне алып барганда республика территориясендә әйләнә-тирә мохиткә йогынтының тиешле нормативларны билгеләү буенча тәкъдимнәр эшләү һәм аларны кертүдә катнашу;
• Татарстан Республикасында экологик сертификатлаштыру белән бәйле эшләрне үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләү;
• әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны нормалаштыруны методик тәэмин итүдә катнашу;
• республика мәгълүмат-аналитика системасының состав өлеше буларак, Министрлыкның автоматлаштырылган мәгълүмат-аналитика системасын үстерүдә катнашу;
• Татарстан Республикасында дәүләт экология экспертизасын, әйләнә-тирә мохиткә йогынты нормалаштыруны оештыру һәм уздыру тәртибенең Россия Федерациясе, Татарстан Республикасының норматив хокук актлары таләпләренә, шулай ук норматив-техник һәм инструкция-методик документларның таләпләренә яраклылыгын тәэмин итү;
• әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә нормалаштыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасында башкарыла торган эшләрне камилләштерүне тәэмин итү;
• “Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохите торышы һәм табигатьтән файдалану торышы турында”гы еллык дәүләт докладының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә нормалаштыру мәсьәләләренә кагылышлы бүлекләрен әзерләүдә катнашу;
• Татарстан Республикасы табигатьтән файдаланучыларының табигать саклау чараларын гамәлгә ашыру белән бәйле эшләрне җайга салуны тәэмин итү; гамәлгә ашырыла торган табигать саклау чараларының нәтиҗәлелеген бәяләү; планлаштырылган һәм гамәлгә ашырыла торган табигать саклау чараларының нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән тәкъдимнәрне әзерләү;
• әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә нормалаштыру мәсьәләләре буенча Министрлыкның структур бүлекчәләре эшчәнлеген билгеләнгән тәртиптә җайга салу;
• бүлек вәкаләтләренә караган эшләрне башкару турында тиешле формада хисаплар әзерләү;
• әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны нормалаштыру өлкәсендә норматив документлар һәм методик рекомендацияләр эшләүдә катнашу;
• әйләнә-тирә мохиткә йогынтыны нормалаштыру методологиясе мәсьәләләре буенча семинарлар, конференцияләрдә катнашу;
• бүлек вәкаләтләренә караган мәсьәләләр буенча, Татарстан Республикасы территориясендә әйләнә-тирә мохит торышын комплекслы бәяләү һәм фаразлауны гамәлгә ашыруда катнашу.

Богатырёв Сергей Адольфович
Экология өлкәсендә нормалаштыру бүлеге
Богатырёв Сергей Адольфович
Бүлек җитәкчесе
Телефон:
267-68-81
Email:
Ферапонтова Наталья Михайловна
Әйдәп баручы белгеч
Телефон:
264-49-37
Email:
Каляканова Анна Анатольевна
Әйдәп баручы белгеч
Телефон:
264-49-37
Email:
Рахмонова Регина Раяновна
Телефон:
267-68-49
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International