РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының яңа боерыгы нигезендә, Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны сулыкларында су биоресурсларын тотуның тәүлеклек нормалары билгеләнде

"2014 елның 18 ноябрендәге 453 санлы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән расланган  Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен балыкчылык кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында" 2018 елның 18 апрелендәге 164 санлы  Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы үз көченә керде.

Боерык нигезендә, су биоресурсларын тотуның тәүлеклек нормалары, шул исәптән су биологик ресурсларының төренә карап, гражданинга теләсә нинди һәвәскәр балыкчылык вакытында тотарга рөхсәт ителгән саны яисә авырлыгы билгеләнде. 

Су биоресурсларын тотуның тәүлеклек суммар нормасы 5 кг.нан күбрәк булырга тиеш түгел яки, авырлыгы 5 кг.нан арткан очракта, 1 данә.

Әйтик, Татарстан Республикасы су объектларында һәр гражданин өчен тотылган балыкның гомуми массасы 5 кг.нан артырга тиеш түгел. Бер төр балыкны тоткан очракта, түбәндәгеләр рөхсәт ителә: судак яки чуртан - 5 кг, төче су балыгы - 1 данә; кысла - 20 данә.

Мондый чикләүләр Мари Эл, Чуваш Республикалары, Вологда, Иваново, Кострома, Рязань, Самара, Саратов, Тверь, Ульян һәм Ярославль өлкәләре өчен каралган, аларда су биоресурсларын тотуның тәүлеклек суммар нормасы - 5әр кг, ә Әстерхан, Волгоград һәм Түбән Новгород өлкәләре өчен 10ар кг тәшкил иткән. 

Соңгы яңарту: 19 ноябрь 2018, 9:25

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования