Министрның вәкаләтләре

Министр Татарстан Республикасы Конституциясендә каралган тәртиптә вазыйфага билгеләнә һәм вазыйфадан азат ителә (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 6 июлендә 325 номерлы карары белән расланган “Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы” турында нигезләмә).

Шәхси идарә нигезендә Министрлык эшчәнлегенә җитәкчелек итүне оештыра һәм Министрлыкка йөкләнелгән бурычларны һәм функцияләрне үтәтүдә шәхси җаваплы була;

министр урынбасарлары арасында вазыйфаларны бүлә;

Министрлыкның үзәк аппаратында һәм территориаль бүлекчәләрендә билгеләнгән кысаларда хезмәт күрсәтүчеләр санын, хезмәткә түләү фондын раслау, министр урынбасарларын вазыйфага билгеләү һәм вазыйфадан азат итү турында тәкъдимнәрен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертә;

Министрлыкның структур бүлекчәләре, территориаль органнары турында нигезләмәләрне, министрлык хезмәткәрләре өчен нигезләмәләр раслый;

Министрлыкның үзәк аппараты һәм территориаль бүлекчәләре хезмәткәрләрен вазыйфага билгели һәм вазыйфадан азат итә;

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарына туры китереп, министрлыкта һәм аның территориаль органнарында дәүләт хезмәтен үтәүгә бәйле мәсьәләләрне хәл итә;

Билгеләнгән хезмәт күрсәтүчеләр санын, хезмәткә түләү фондын, штат расписаниясен, Министрлык аппаратын һәм террториаль органнарны тотуга киткән чыгымнар сметасын раслый;

Аерым уңышларга ирешкән хезмәткәрләрне Мактаулы исемгә һәм дәүләт бүләкләре белән бүләкләү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына билгеләнгән тәртиптә тәкъдимен кертә. Матди һәм рухи бүләкләү өчен чаралар күрә, ведомствога караган бүләкләр билгели, шушы бүләкләр турында нигезләмә һәм тасвирлама раслый, тармакның мактау билгеләре һәм мактау грамоталары белән хезмәткәрләрне бүләкли.

Норматив холыклы боерыклар чыгара.
 

Соңгы яңарту: 2018 елның 11 октябре, 15:28

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International