Россельхознадзор һәм Росреестр идарәләре гомуми файдаланудагы су объектларының яр буе полосасы чикләрендә урнашкан яки аңа тоташып торган җирләргә хокуклы затларны тикшерәчәк

РФ Хөкүмәтенең "Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында" 2019 елның 8 маендагы 574 номерлы карары нигезендә, гомуми файдаланудагы су объектларының яр буе полосасы чикләрендә урнашкан яки аңа тоташып торучы җир кишәрлекләре куркынычлылыкның түбән дәрәҗәсендәге категориядән уртача куркынычлы категориягә күчерелде.

 Моннан аңлашылганча, Россельхознадзор һәм Росреестр идарәләре мондый кишәрлекләрнең хокук ияләрен 3 елга бер мәртәбә тикшереп торырга тиеш булачак.

Моннан тыш, билгеләнгәнчә, үз белдеге белән төзелгән бина ачыклаганда дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыручы вазыйфаи затлар тикшерү тәмамланганнан соң 5 эш көне узганчы җирле үзидарә органына, раслаучы документларны теркәп, тиешле хәбәр җибәрәчәк.

Документ 2019 елның 23 маенда үз көченә керә.

Соңгы яңарту: 2019 елның 30 мае, 09:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International