“Атадан – улга” республика табигать саклау акциясе

«Атадан – улга» республика табигать саклау акциясе

Пресс-релиз

2012 елның 13 октябре. ТР ЭТБМ

13 октябрьдә, экологик тәрбия һәм агарту программасы кысаларында, Татарстан шәһәрләренең бала табу йортлары территорияләрендә агачлар утырту буенча “Атадан – улга” акциясе үткәрелә, аны Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы оештыра.

Акциядә катнашуга булачак ата-аналар, шулай ук балалары бала табу йортлары һәм балалар больницалары патронажында булган ата-аналар җәлеп ителә. Ул гаилә бәйләнешләренең тагы да ныгуына һәм халыкны экологик кыйммәтләр белән кызыксындыруга хезмәт итәчәк. Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Яшел Үзәндә үткәреләчәк.

Төрле юнәлешле акцияләр үткәреп, Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы республика халкына өзлексез экологик тәрбия һәм белем бирүгә зур игътибар юнәлтә.

“Атадан – улга” республика табигать саклау акциясе Казан шәһәренең Өйләнешүчеләр паркында агач утырту акцияләренең логик дәвамы булып тора. (Анысында никахка керүче парларга уртак тормышларының беренче көнендә агач утырту мөмкинлеге бирелә. Өйләнешүчеләрнең әйтүенчә, бу акция никахка тантаналык һәм күңеллелек өсти, яшьләрнең тере табигатькә сак караш җәһәтеннән үзара бәйләнешләрен ныгыта.)

“Атадан – улга” акциясенә кушылырга теләүчеләрне 10:00гә Казан ш. РКБ Перинаталь үзәгенә чакырабыз.

Соңгы яңарту: 17 ноябрь 2018, 23:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования