Россия Федерациясе Югары суды каршындагы Суд департаментының 182 санлы боерыгы белән судларда радио, телевидение һәм "Интернет" челтәрендә суд утырышлары трансляциясен оештыру һәм үткәрү тәртибе расланды

Әлеге документ Россия Федерациясе субъектларының югары судларында, округ (флот) хәрби судларында, арбитраж һәм кассация судларында, Россия Федерациясе субъектларының арбитраж судларында, махсуслаштырылган арбитраж судларында, район судларында, шәһәр судларында, рйонара судларда, гарнизон хәрби судларында һәм җәмәгать судьяларында утырышлар трансляциясен үткәрү тәртибен регламентлый.
Суд утырышы трансляциясен радио, телевидение яки Интернетта үткәрү өчен, оештыручыга утырышка чаклы судка түбәндә күрсәтелгән бер трансляция төре турында мәгълүмат булган язма үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә кирәк:  кичектерелгән, турыдан-туры, өлешчә трансляция, ул узачак ММЧның атамасын һәм Интернетта сайт атамасын күрсәтү зарур. Шуннан соң суд трансляция үткәрү мөмкинлеге турында карар кабул итә һәм бу суд утырышы беркетмәсендә чагыла. Әмма суд утырыш залында трансляциянең мөмкин булган вакытын һәм урынын чикләргә хокуклы. 

Суд үтенечне канәгатьләндергән очракта, аны биргән зат суд аппаратының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтәләр өчен җаваплы хезмәткәре белән хезмәттәшлектә трансляцияне үз көче һәм техник чаралары ярдәмендә үткәрә. Ул шулай ук суд утырышында билгеләнгән тәртипне бозарга тиеш түгел. Өстәвенә, рөхсәт алмыйча суд утырышы трансляциясен үткәрү суд утырышында тәртип бозу санала. 

Моннан тыш, судның вәкиллекле хезмәткәре "Правосудие" РФ ДАС интернет-порталындагы судларның рәсми сайтларында "Суд утырышларының интернет-трансляциясе" бүлегендә, ММЧ яки Интернетта сайт атамасын күрсәтеп, үткәрелә торган трансляцияләр турында мәгълүмат урнаштыра, дип билгеләнгән.

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 09:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International