Казан ш. Вахитов районына пресс-рейд

Казан ш. Вахитов районына пресс-рейд

Пресс-релиз

2012 елның 10 августы. ТР ЭТБМ

Татарстан Дәүләт Советы тарафыннан 2012 елның 21 июнендә “Татарстан Республикасының административ хокук бозулар турындагы кодексының 8.1 статьясына үзгәрешләр кертү турында” закон кабул ителде, ул исә 2012 елның 1 августыннан башлап табигать саклау буенча Татарстан Республикасы дәүләт инспекторларына Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.6 статьясында каралган административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү вәкаләтләре бирә.

10 августта Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Казан шәһәренең Вахитов районы буйлап рейд үткәрәчәкләр.

Рейд барышында шәһәр халкының күпләп ял итү зонасы булган “Локомотив” комлыгы һәм аңа янәшә территория тикшереләчәк.

Соңгы яңарту: 17 ноябрь 2018, 23:25

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования