Казансу һәм Идел елгалары буйлап матбугат рейды

Казансу һәм Идел елгалары буйлап матбугат рейды

Пресс-релиз

2012 елның 23 августы. ТР ЭТБМ

23 августта үзендә “Волга-М” табигать саклау комплексы булган “Фламинго” экоаналитик контроль-патруль судносы рейдка чыга, рейд барышында анализ өчен Казансу һәм Идел елгаларыннан су пробалары алыначак. Рейдта Үзәк махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе башлыгы Андрей Шибаев та катнаша.

“Фламинго” экоаналитик судносы Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләрендәге пычрату чыганакларына контроль өчен тәгаенләнгән

“Волга-М” комплексы ике тирәнлектә суның төп физик-химик параметрларын (температурасын, чагыштырма электр үткәрүчәнлеген, минеральләшү дәрәҗәсен, кислород һәм водород ионнары концентрациясен, окисьлашу-кайтарылу потенциалын) өзлексез үлчәп бара торган батырмалы датчиклар системасы белән җиһазланган. Бер үк вакытта шул ук тирәнлекләрдән су өзлексез алынып борттагы экспресс химик анализ приборларына бирелә, аларда исә агымлы һәм агымлы-инжекторлы анализаторлар ярдәмендә өзлексез рәвештә судагы пычраткыч матдәләр (нефть продуктлары, нитрат-, нитрит-, фосфат-, фторид-, хлорид-, аммоний-, бакыр ионнары һ.б.) концентрациясе билгеләнә. “Дон” аппараты белән су өстендәге нефть продуктлары ерактан табыла, ультратавышлы зондлау системасы белән су төбе тикшерелә һәм суның пычранган катламнары, чит-ят катнашмалар ачыклана.

Соңгы яңарту: 17 ноябрь 2018, 23:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования