Табигать саклау тармакларының йомгаклау коллегиясе пресс-релизы

Пресс-релиз

2015 елның 4 феврале

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасының Татар­стан Республикасы буенча идарәсенең берлектәге Йомгаклау коллегиясенең 2014 елгы эш йомгакларына һәм 2015 елга бурычларга багышланган, Татарстан Рес­публикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашында узган утырышы.

Докладчылар:

Артём Георгиевич Сидоров – Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры

 “Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 2014 елгы эш йомгаклары һәм 2015 елга бурычлары турында”

– Фәрит Йосыф улы Хәйретдинов – Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәт­челек службасының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе

 “Россия табигать күзәтчелеге идарәсенең Татарстан Республикасы буенча эш йом­гаклары турында”

– Артем Анатольевич Филиппов – Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсе җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы буенча Су ресурслары бүлеге башлыгы

“Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Су ресурслары бүлегенең Татарстан Республикасы территориясендә федераль бюд­жеттан финансланучы су хуҗалыгы чараларын тормышка ашыру буенча 2014 елгы эшчәнлеге һәм 2015 елга бурычлары турында”

– Ринат Наил улы Садыйков – Студентлар хезмәт отрядларының республика үзәге директоры

 “Татарстан Республикасында яшьләрнең экологик хәрәкәтен үстерү турында”.
Табигать саклау тармакларының 2014 елгы эш НӘТИҖӘЛӘРЕ

КҮЗӘТЧЕЛЕК

2014 елда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы 7962 күзәтчелек чарасы үткәрде, 6847 табигать саклау законнарын бозу очрагы ачыкланды, ачыкланган бозуларның 6573е (95,9%ы) бетерелде

Республиканың 671 предприятиесе һәм оешмасы җаваплылыкка тартылды. Хокук саклау органнарына тапшырылган материаллар буенча 7 җинаять эше кузгатылды.

Барлыгы 40 млн 530 мең 634 сумлык штрафлар салынды, 28 млн 675 мең сумы (70,7%ы) түләтелде. Ел эчендә суд тәртибендә табигать саклау законнарын явыз­ларча бозучы 94 предприятиенең эшчәнлеге туктатып торылды.

Калдык өемнәре яңадан барлыкка килә торган урыннарда республиканың 12 муни­ципаль районында бозулар 34 тапкыр видеофиксацияләнде, 2015 елның 1нче кварталы азагына кадәр шундый видеофиксация системалары Татарстанның барлык муниципаль районнарында эшли башлаячак.

Атмосфера һавасын саклау кагыйдәләре бозылу өлкәсендә 2014 елда админи­стра­тив җаваплылыкка 1313 зат тартылды.

Һава саклау законнарын даими һәм тупас бозулар өчен министрлык гаризасы буенча суд карарлары белән 78 предприятиенең эшчәнлеге туктатып торылды.

Су саклау законнарын үтәүгә күзәтчелек кысаларында 379 тикшерү үткәрелде, 412 бозу ачыкланды, 365 бозу күрсәтелгән срокта бетерелде.

Хокук саклау органнарына тапшырылган материаллар буенча 2 җинаять эше кузга­тылды.

Республика судлары 9 предприятиенең эшчәнлеген туктатып тору турында карар­лар кабул итте.

2014 елда Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан Республикасы идарәсе 485 тикшерү үткәрде, алар барышында 243 хуҗалык итү субъекты тикшерелде.

Бу вакытта табигать саклау законнарын бозуның 691 очрагы ачыкланды. Бирелгән күрсәтмәләргә ярашлы рәвештә 564 бозу вакытында бетерелде, калган бозуларны бетерү сроклары узмаган.

Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе табигатьтән файдаланучыларга биргән күрсәтмәләрне вакытында үтәмәгән өчен 216 материал карап тикшерү һәм җаваплылыкка тарту өчен мировой судьяларга җибәрелде.

Идарә 609 административ эшне, шул исәптән прокуратура органнары һәм МВД ма­териаллары буенча – 107, бүтән органнарның материаллары буенча 17 эшне карады.

15 миллион 659 мең сумлык штраф рәвешендә административ түләтүләр салынды, 14 миллион 414 мең сумы, 92,1%ы түләтелде.

ҖИР АСТЫ БАЙЛЫКЛАРЫ

2014 ел йомгаклары буенча Экология министрлыгы инспекторлары 163 бозу очрагын ачыклады, 158 беркетмә төзеде, 158 предприятиене, оешманы һәм физик затны җаваплылыкка тартты, 19 предприятиенең гомуми таралган файдалы казыл­малардан файдалануга 3 лицензиясенең гамәле туктатылды, 26сының туктатып торылды, хокук саклау органнарына тапшырылган материаллар буенча 3 җинаять эше кузгатылды.

Гомуми таралган файдалы казылмалар карьерларын рөхсәтсез казуга каршылык процессына Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Татар­стан Республикасы Хисап палатасы җәлеп ителде. Татарстан Республи­ка­сын­да Дәүләт финанс контроле мәсьәләләре буенча тармакара координация советы кысаларында махсус эш төркеме төзелде.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе белән хезмәттәшлектә гомуми таралган файдалы казылмаларны рөхсәтсез казу урыннары инвентаризацияләнде, 1040 карьер казу урыны тикшерелде. 658 “кыргый” карьер кишәрлеге ачыкланды.

Карьерларны рөхсәтсез казу урыннарын оператив табу эшендә уңай нәтиҗәләргә Татарстан Республикасы гражданнары ярдәме белән ирешелде. 2014 елда 267-68-67 кайнар линиясе эшли башлады.

2014 елда Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе җир асты байлыкла­рын кулланучы предприятиеләрне 130 тикшерү үткәрде (шулардан 35е планлы һәм 95е планнан тыш).

Табигать саклау законнарын бозуның 191 очрагы ачыкланды. 179 бозу бетерелде, бу 93,7% тәшкил итә (үтәү срогы хисап дәверендә, узган еллардан күчә килүне исәпкә алып).

СУ

2014 елда Татарстан Экология министрлыгы Тәтеш, Болгар шәһәрләрендәге, шәһәр тибындагы Аксубай, Балтач, Биектау, Куйбышев Затоны, Кама Тамагы бистә­ләрен­дәге, Мөслим, Сарман авылларындагы чистарту корылмаларына капиталь ремонт үткәрде, Биектауда канализация челтәрләрен алыштырды. Ел йомгаклары буенча, яңа чистарту корылмалары төзү һәм гамәлдәгеләрен реконструкцияләү, заманча тех­нологияләр иңдерү һәм юынты суларны чистартуның нәтиҗәлелеген арттыру исә­бенә өске су объектларына пычраткыч матдәләр ташлау 2,36 млн кубометрга киметелде

2014 елда Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе су контроле буенча 84 тикшерү, шул исәптән 28 планлы һәм ике тапкыр күбрәк – 56 планнан тыш тик­шерү үткәрде. Аннан тыш 8 административ тикшерү һәм 9 рейд тикшерүе үткәрде.

Барлыгы 99 бозу очрагы ачыкланды, 104се бетерелде (күчә килүне исәпкә алып).

ҺАВА

ТР Экология министрлыгы гамәлдәге газ чистарту җиһазларын техник яңарту һәм заманчалаштыру, факел газларын эшкәртүне оештыру һәм башка һава саклау чара­лары үткәрү исәбенә атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр ташлауның 6,3 мең тоннага кыскаруын тәэмин итте. Әйләнә-тирәлекнең сыйфаты турында ахыр белешмәләр республиканың экологик картасына интеграцияләнә, бу исә экологик хәлне яхшыртуга комачаулаучы факторларны комплекслы бәяләргә һәм ачыкларга мөмкинлек бирә.

Хәзерге вакытта андый факторларга керәләр:

республиканың эре шәһәрләрендә атмосфера һавасы сыйфаты;

гомуми таралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару;

Түбән Кама индустриаль узелы зонасындагы һ.б. урыннардагы экологик торыш.

2014 елда Россия Табигать күзәтчелеге идарәсе атмосфера һавасына күзәтчелек буенча 179 тикшерү үткәрде (2013 елда 187), шул исәптән планлы тикшерүләр 68 (2013 елда 60), планнан тыш тикшерүләр – 111 (2013 елда 127).

Бу вакытта 179 бозу ачыкланды, 123е (68,7%ы) бетерелде (күчә килгәннәре белән). 2013 елда 145 ачыкланган бозуның 143е (74,8%ы) бетерелгән иде.

КАЛДЫКЛАР

2014 ел эчендә Экология министрлыгы инспекторлары 2 меңнән артык хокук бозуны булдырмый калды, 1390 чүплекне ачыклады, шуларның 95%ы билгеләнгән срокларда бетерелде.

2015 елның 1 январендагы торышта Татарстан Республикасы территориясендә Рос­сия Табигать күзәтчелеге инспекторлары 471 каты көнкүреш калдыкларын рөх­сәт­сез урнаштыру урынын ачыклады (тулаем 3,07 гектар мәйданда). Тулаем 2,83 гектар мәйданда 462 рөхсәтсез чүплек бетерелде. Административ хокук бозу турында 238 эш кузгатылды, 4222 мең сумлык штрафлар салынды.

ЭКОЛОГИК БЕЛЕМ БИРҮ

Яшь буынны табигать саклау законнарын бозу очракларын ачыклау эшенә җәлеп итү максатыннан 2014 елның 1 сентябреннән алып “Мәктәп эко-патруле” дигән яңа экологик тәрбия проекты эшли башлады, аның кысаларында мәктәп балалары та­былган чүплекләрне махсус төзелгән мобиль кушымта ярдәмендә фото/видеога тө­шереп министрлыкка җибәрә. Хәзергәчә мәктәп балаларыннан 1450 хәбәр керде.

ТАБИГАТЬ САКЛАУ ТАРМАКЛАРЫНЫҢ 2015 ЕЛГА БУРЫЧЛАРЫ

– Казан шәһәрендә Су спорты төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатын үткәрү чорында санитар-экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү;

– гомуми таралган файдалы казылмалар карьерларын рөхсәтсез казуга каршылыкны тәэмин итү;

– Самосыр һәм Тогай каты көнкүреш калдыклары чүплекләрен ябуга һәм арытаба Тупланган экологик зыянны бетерү буенча федераль максатчан программаны тормышка ашыру кысаларында рекультивацияләүгә әзерлек чараларын тормышка ашыруны тәэмин итү;

– Куйбышев сусаклагычының су саклау зоналарын һәм яр саклау полосалары чикләрен урында билгеләү һәм аларны кадастр исәбенә салуның беренче этабы эшләрен тәмамлау;

– Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты өчен түләтүләрнең җыелу кимәлен арттыру, төбәкнең экологик торышы турында объектив белешмәләр алу, җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү системасы белән стратегик идарә итү өчен инструментарий булдыру, Татарстан Республикасында экологик климатны яхшырту максатларында Электрон экология АИС төзү буенча эшләрне тәмамлау һәм аны даими камилләштерүне тәэмин итү;

– Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге Социаль-экономик үсеш страте­гиясен тормышка ашыруны дәвам итү. Бүгенге көндә Стратегия-2030 республиканы үстерүнең глобаль векторын бирә, ул үз эченә транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерүне, җитештерү көчләрен арттыруны, күләмле үсешне ала, шул ук вакытта уңайлы әйләнә-тирәлекне тәэмин итү мәсьәләләрен өстенлекле итеп билгели. Стратегиядә тотрыклы үсеш һәм экологик чикләүләрне исәпкә алу прин­цибын үтәүнең мөһимлеге идеясе эзлекле тотыла. Республиканың рекреацион-ту­ристик куәтен арттыруга юнәлтелгән проектлар тәкъдим ителә. Стратегия куйган бурычларга шулай ук кыйммәтле ландшафтларны саклау, экосистема­ларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, шул исәптән ташландыкларны чистарту, калдыкларны эшкәртү буенча иң яңа системалар иңдерү керә.

Бүгенге көндә Стратегия-2030ның беренче редакциясе инде әзер.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

Соңгы яңарту: 17 ноябрь 2018, 23:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования