Табигать саклау тармакларының йомгаклау коллегиясе пресс-релизы

                                   Пресс-релиз

 

2016 ел, 18 январь

Казан, «Корстон» ДТРК

 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясенең һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасының Татарстан Республикасы идарәсенең 2015 елгы эш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлары турындагы,Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасы җитәкчесе А.Г.Сидоров һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашындагы берлектәге утырышы

Чараның планы:

‒ Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Солтанович Габделганиевның “Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 2015 елгы эш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлары турындагы” доклады;

‒ Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасының Татарстан идарәсе җитәкчесе Фәрит Йосыпович Хәйретдиновның “Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасының Татарстан идарәсенең 2015 елгы эш йомгаклары һәм 2016 елга бурычлары турындагы” доклады;

‒ “Татнефть” ПАҖ генераль директорының җитештерү буенча беренче урынбасары ‒ баш инженеры Наил Габделбарыевич Ибраһимовның “Предприятиенең табигать саклау эшчәнлеге турындагы” чыгышы;

‒ “Идел буе федераль округының Рус география җәмгыятенең экспедиция үзәге” иҗтимагый оешмасы рәисе Дмитрий Августович Шиллерның “Рус география җәмгыяте” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының региональ бүлекчәсенең Татарстан Республикасындагы 2015 елгы эш йомгаклары һәм “Идел буе федераль округының Рус география җәмгыятенең экспедицион үзәгенең 2016 елга эш планнары турындагы” чыгышы;

‒ Идел регион-ара табигать саклау прокуроры Вениамин Вениаминович Селифанов чыгышы;

‒ Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль службасы җитәкчесе Артем Георгиевич Сидоров чыгышы;

‒ Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның йомгаклау чыгышы;

‒ Бүләкләү тантанасы.

 

Коллегия утырышында Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы җитәкчеләре, Идел буе федераль округының табигать саклау тармаклары вәкилләре катнаша. Табигать саклау органнарының Россия Федерациясенең экологик үсеш өлкәсендәге дәүләт политикасы нигезләренә ярашлы эшчәнлеге, ТР буенча Россия табигать күзәтчелегенең һәм ТР Экология министрлыгының табигать саклау законнарын бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча эшчәнлеге йомгаклары, табигать саклау законнарын тормышка ашыру һәм башка мәсьәләләр карала. Чара кысаларында эре предприятиеләрнең экологик эшләнмәләре, әйләнә-тирәлеккә мониторинг системасы, информацион технологияләр күргәзмәләре, Татарстанда экологик белем бирүгә багышланган стендлар оештырыла.

 

Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Фәрит Габделганиевның, Татарстанның табигать саклау тармаклары җитәкчеләренең докладлары белән Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының eco.tatarstan.ru сайтының “Матбугат хезмәте ‒ министрның рәсми чыгышлары” бүлегендә танышырга мөмкин.

Айгөл Әмирова
267 68 22, 8 9872 97 72 50

Соңгы яңарту: 17 ноябрь 2018, 23:10

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования