Россия Федерациясе Хөкүмәте янгынга каршы куркынычсызлык чараларын катгыйландыра торган карар кабул итте

"Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында" 2017 елның 30 декабрендәге 1717 номерлы РФ Хөкүмәте карары торак пунктлары яки коммерциясез бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача берләшмәләре чикләрендә урнашкан җир кишәрлекләренең хокук ияләренә (милекчеләргә, җирдән файдаланучыларга, арендаторларга) даими рәвештә чүп җыю һәм үләнне чабып тору бурычын йөкләнде.
Авыл хуҗалыгы алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләре хуҗалары авыл хуҗалыгы җирләрен чүп үләннәре басып китүдән саклаучы чараларны күрергә һәм печәнлекләрдә үләнне вакытында чабарга тиеш.
Чүп җыю һәм үлән чабу кадастр яки ызан планы нигезендә билгеләнүче тиешле җир кишәрлеге чикләрендә эшләнергә тиеш.
Россия Федерациясендә янгынга каршы режим кагыйдәләренең 283 пункты яңа редакциядә бәян ителгән.
Хәзер, коры үләнчел үсемлекләрне яндыру, учак ягу, чыбык-чабык, кисү калдыкларын һәм тиз янып китүчән материалларны яндыру, шулай ук корыган агач һәм куакларны калдыру элеккечә транспорт инфраструктурасын аерып куючы полосалар чикләрендә генә түгел, ә автомобиль юллары янындагы полосаларда, тимер юллар, юлүткәргечләр һәм продукт үткәрү юлларының сак зоналарында да тыела.

Соңгы яңарту: 2018 елның 7 феврале, 15:25

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International