Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә, радиотапшыру җирләрендә үсә торган агачларны, куакларны кисү мәсьәләсе көйләнде

РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 26 апрелендә кабул ителгән "Сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә, радиотапшыру, телевидение, информатика, космик эшчәнлекне тәэмин итү өчен җирләр, оборона җирләре, куркынычсызлык һәм башка махсус билгеләнештәге җирләр составына керә торган җир кишәрлекләрендә үсүче агачларны, куакларны кисү мәсьәләсен җайга салу һәм дәүләти яки муниципаль милектәге җирләрне яки җир кишәрлеген файдалануга рөхсәт бирү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында"гы 516 нчы карары үз көченә керде.
Билгеләнгәнчә, сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә һәм башка махсус билгеләнештәге җирләр составындагы җир кишәрлекләрен арендага бирү яки бушлай файдалану турындагы шартнамәләрдә, федераль яки төбәк законнарында билгеләнгән тыю очракларыннан тыш, агачларны һәм куакларны кисү мөмкинлеге каралырга тиеш.
Җирләрдән яки җир кишәрлегеннән файдалануга рөхсәт бирү кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр нигезендә рөхсәт бирү турындагы карарда вәкаләтле орган белән килешенгәнлек булырга тиеш.

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 30 мае, 09:01

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International