Әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясаучы һәм төбәк дәүләт экология күзәтчелегенә тиешле объектларны дәүләт исәбенә кую (алга таба – Исәпкә кую) турында заявка тапшыру тәртибе

Әлеге инструкция әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясый торган, РФ Хөкүмәтенең "Федераль дәүләт экология күзәтчелегенә тиешле объектларны билгеләү критерияләрен раслау турында" 2015 ел, 28 август, № 903 карарында билгеләнгән критерияләргә эләкми торган объектлары булган табигатьтән файдаланучыларга кагыла.

 

1 нче адым: Табигатьтән файдаланучылар үзләренең компьютерында Исәпкә кую турында гариза формалаштыру өчен "Табигатьтән файдаланучы модуле" программа чарасын урнаштыра, ул Росприроднадзорның http://rpn.gov.ru рәсми сайтында урнаштырылган.

2 нче адым: Росприроднадзор сайтында урнаштырылган Заявка тапшыру инструкциясендәге таләпләргә таянып, табигатьтән файдаланучылар "Табигатьтән файдаланучы модуле"ндә Заявка формалаштыра.

3 нче адым: Табигатьтән файдаланучылар электрон рәвештә тутырылган Заявканы Росприроднадзор сайтында урнаштырылган электрон сервис аша Татарстан Республикасының Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына (алга таба – Министрлык) җибәрә.

Гариза бирүчедә электрон имза булган очракта, Заявка электрон рәвештә Шәхси кабинет аша җибәрелә.

Гариза бирүчедә электрон имза булмаган очракта, Заявка электрон рәвештә Шәхси кабинет аша, шулай ук кәгазьдә табигатьтән файдаланучының җитәкчесенең имзасы һәм мөһере белән таныклап, үзенең эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча Министрлыкның тиешле территориаль идарәсенә (Кушымтага туры китереп) җибәрелә.

Заявканы 2017 елның 1 гыйнварына кадәр тапшырырга кирәк.

4 нче адым: Заявканы карау нәтиҗәсендә Министрлыкның территориаль идарәләре әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы объектларны исәпкә кую турында Таныклык формалаштыра.

Бу вакытта объектка, әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясау дәрәҗәсенә карап, объект коды һәм категориясе бирелә.

 

Кушымта.

Министрлыкның Исәпкә кую өчен җаваплы территориаль идарәләре турында белешмәләр, адресларын, телефоннарын, электрон почта адресларын, җәмәгать транспортында килү схемаларын кертеп

Министрлыкның территориаль идарәләре

адресы

Телефоны, электрон почта адресы

Җәмәгать транспортында килү

Хезмәт күрсәтә торган территорияләре

Үзәк территориаль идарәсе

420049, Казан ш., Павлюхин ур., 75

(843) 267-68-33

I.Sabirov@tatar.ru

- № 3, 4, 5, 12, 25, 27, 31, 37, 43, 47, 67, 69, 69а, 74, 74а, 77, 85 автобуслар;

- № 6, 12 троллейбуслар;

"Павлюхин" тукталышына кадәр

Казан ш.

Биектау муниципаль районы (алга таба – МР),

Лаеш МР

Питрәч МР

Югары Ослан МР

Балык Бистәсе МР

Саба МР

Теләче МР,

Яшел Үзән МР,

Төньяк территориаль идарәсе

422000, Арча ш., Интернационал ур., 41

(84366) 3-21-61

sevtu@mail.ru

 

Җәмәгать транспорты юк

Арча ш.,

Әтнә МР

Арча МР

Балтач МР

Кукмара МР

Идел аръягы территориаль идарәсе

422430, Буа ш., Р.Люксембург ур., 159/1

(84374) 3-11-02

3-34-46

zvtu@bk.ru

 

№1 автобус

"Р.Люксембург ур." тукталышына кадәр

Буа ш.,

Буа МР

Чүпрәле МР

Апас МР

Кайбыч МР

Кама Тамагы МР

Тәтеш МР,

Идел-Чулман территориаль идарәсе

422980, Чистай ш., Фрунзе ур., 97а

(84342)

5-35-19

5-03-68

Rafis.Ahmetzyanov@tatar.ru

№1, 21 автобуслар

"Фрунзе ур." тукталышына кадәр

Чистай ш.,

Аксубай МР

Алексеевск МР

Әлки МР

Спас МР

Чистай МР

Яңа Чишмә МР

Чулман аръягы территориаль идарәсе

423552, Түбән Кама районы, Красный Ключ пос., Набережная ур., 7

(88555) 45-66-56

43-90-70

zakamtu@mail.ru

№2 трамвай

"Красный Ключ" тукталышына кадәр

Түбән Кама ш.,

Түбән Кама МР

Зәй МР

Сарман МР,

Кама буе территориаль идарәсе

423838, Яр Чаллы ш., Җиңүгә 40 ел ур., 64

(8-8552) 59-36-39

59-50-46

prirodart@mail.ru

- № 1б, 3, 10а, 25, 35 автобуслар

"Форт Диалог" тукталышына кадәр

Яр Чаллы ш.,

Әгерҗе МР

Менделеевск МР

Минзәлә МР

Тукай МР

Мамадыш МР

Алабуга МР

Актаныш МР,

Ык буе территориаль идарәсе

423330, Азнакай ш., Шоссейная ур., 6

(8-85572) 2-39-86

(8-85592) 51-5-38

eco.azn@mail.ru

№5а автобус

"Шоссейная ур." тукталышына кадәр

Азнакай МР,

Баулы МР

Мөслим МР

Ютазы МР

Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе

423450, Әлмәт ш., Әминов ур., 9а

(8-8553) 33-03-25

33-03-27

uvgri@ tatais.ru

- №5 автобус

- №1 троллейбус

"Әминов ур." тукталышына кадәр

Әлмәт ш.,

Бөгелмә МР

Лениногорск МР

Нурлат МР

Чирмешән МР

 

Соңгы яңарту: 1 март 2019, 15:09

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования