ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ТАБИГАТЬНЕ САКЛАУ БУЕНЧА ЗАКОН БОЗУЛАРНЫ ТЕРКӘҮ ЭШЕНДӘ ЯРДӘМ ИТКӘН ГРАЖДАННАРГА ТҮЛӘҮ ТӘРТИБЕ

Татарстан Республикасы территориясендә табигатьне саклау буенча закон бозуларны теркәү эшендә ярдәм иткән гражданнарга түләү тәртибе

I. Гомуми нигезләмәләр

1. Әлеге Тәртип Татарстан Республикасы территориясендә табигатьне саклау буенча закон бозуларны теркәү эшендә ярдәм иткән гражданнарга түләүләрнең максатын һәм тәртибен билгели (алга таба - Тәртип).

2. Тәртипнең гамәлдәге вакыты 2020 елның 1 гыйнварыннан алып, 2020 елның 31 декабренә кадәрге чорда барлыкка килгән мөнәсәбәтләргә кагыла.

3. Татрстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы Татарстан Республикасы территориясендә табигатьне саклау буенча закон бозуларны теркәү эшендә ярдәм иткән гражданнарга түләүләрне оештыручы булып тора (алга таба - Министрлык).

4. Түләүләр “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохитен саклау, табигать ресурсларын торгызу һәм файдалану” дәүләт программасы буенча Министрлыкка каралган акча күләме кысаларында Татарстан Республикасы бюджеты хисабыннан гамәлгә ашырыла.

II. Төп билгеләмәләр

5. Әлеге Тәртип максатлары өчен, табигатьне саклау буенча закон бозу дигәндә түбәндәге билгеләмәләр аңлашыла:

- җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау (әйләнә-тирә мохиткә аны пычратучы калдыклар (каты, сыек) бүленү, ташлану);

- Татарстан Республикасы территориясендә калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру (урнаштыру өчен билгеләнмәгән территориядә калдыклар урнаштыру);

- Татарстан Республикасы территориясендә җир катламнарыннан лицензиясез файдалану (лицензияләүче орган биргән документ раслый торган әлеге эшчәнлек төрен алып бару хокукына махсус рөхсәте булмаган юридик зат яки шәхси эшкуар тарафыннан гомумтаралган файдалы казылмаларны чыгару);

- җирләрне бозу (туфракның уңдырышлы катламын рөхсәтсез алу яки күчерү, туфракның уңдырышлы катламын юкка чыгару, кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычлы җитештерү һәм куллану матдәләре һәм калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен үтәмәү нәтиҗәсендә җирләрне бозу);

- гражданнарның гомуми кулланылыштагы су объектына һәм аның яр буе сызыгына ирекле керү юлын чикләү.

6.Фотосурәтләр– табигатьне саклау законын бозу очраклары төшерелгән фотолар.

7. Видеоязма – төрле типтагы электрон җайланмада табигатьне саклау законын бозу очраклары төшерелгән видео.

8. Гариза тапшыручы – Татарстан Республикасы территориясендә табигатьне саклау законын бозу турында, фтосурәтләр/видеоязмалар беркетеп, Министрлыкка хәбәр иткән Россия Федерациясе гражданины.

9. Түләү – Татарстан Республикасы территориясендә, административ хокук бозулар турында закон нигезендә, табигатьне саклау турында закон бозуларны теркәргә ярдәм иткән гариза тапшыручыга, үз көчендә булган карар буенча, 1500 (бер мең биш йөз) сум күләмендә бер түләнә торган акча.

III. Табигать саклау турында закон бозуларны теркәргә ярдәм итү тәртибе

10. Табигать саклау турында закон бозуларны теркәргә ярдәм итү гариза тапшыру тәртибендә гамәлгә ашырыла.

11. Гариза видеоязманы теркәп тапшырылырга мөмкин:

- әлеге Тәртипнең 1 номерлы кушымтасында күрсәтелгән адреслар буенча, үзе белән Россия Федерациясе гражданины паспорты булган, гариза тапшыручы тарафыннан;

 

-  eco.signal@tatar.ru адресына электрон почта аша;

- “Халык инспекторы” дәүләт мәгълүмат системасы аша;

-  http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының интернет-кабул итү системасы аша;

IV. Гариза тапшыручы тапшыра торган мәгълүматлар исемлеге

12. Гариза тапшыручы үзе гариза тапшырганда:

- билгеләнгән үрнәктәге гариза (2 номерлы кушымта);

- төрле типтагы видеоязма яки фотосурәтләр.

13. Электрон почта аша мөрәҗәгать иткәндә:

- фамилия, исем, атасының исеме;

- почта адресы;

- мобиль телефон номеры;

- төрле типтагы видеоязма яки фотосурәтләр.

14. Интернет-кабул итү бите аша мөрәҗәгать иткәндә:

- интернет-кабул итү битендә күрсәтелгән мәгълүматлар;

төрле типтагы видеоязма яки фотосурәтләр.

V. Видеоязмага/фотосурәткә таләпләр

15. Видеоязмада/ фотосурәттә булырга тиеш:

а) Табигатьне саклау турында законны бозу мизгеле;

б)Тәртип бозучыны ачыклаучы билгеләрнең берсе:

- аның ысулында табигатьне саклау турында закон бозыла торган автотранспорт чарасының укыла торган дәүләт теркәве билгесе, яки автотранспорт чарасын ачыкларга ярдәм итүче башка тану билгеләре, мәсәлән, язулар, рәсемнәр һ.б. (шартларга карап);

- табигатьне саклау турында законны бозучы кешенең фото-видео сурәте;

- гражданнарның су объектына һәм аның яр буе сызыгына ирекле үтеп керү юлын чикләү факты төшерелгән фото-видео.

в) Видеоязманы/ фотосурәтне төшерү көне һәм вакыты.

VI. Материалларны карау

16. Килеп ирешкән материаллар билгеләнгән закон тәртибендә карала.

17.  Видеоязма/ фотосурәт әлеге Тәртипнең V бүлегендәге таләпләргә җавап бирмәгән очракта, Министрлык гариза тапшыручыга законда билгеләнгән тәртиптә видеоязма / фотосурәтнең билгеләнгән таләпләргә туры килмәве турында хәбәр итә.

VII. Түләү шартлары һәм тәртибе

18. Түләү, табигатьне саклау турында законны бозу факты раслангач һәм гаепле затны административ (җинаять) җаваплылыкка тарткач һәм карар (суд карары) билгеләнгән закон тәртибендә үз көченә кергәннән соң, гамәлгә ашырыла.

19. Түләү биш эш көне эчендә, җиренә җиткерелгән лимитлар һәм финанслау булганда, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторының Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры исеменә хезмәт язуы нигезендә, карар (суд карары) законлы көченә кергәч, гамәлгә ашырыла. Хезмәт язуы билгеләнгән тәртиптә, түләүне гамәлгә ашыру өчен, финанс контроле, учет һәм хисап бүлегенә җиткерелә.

20. Түләү банк хисабы аша (банк картасы булган очракта) яки Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75 йорт адресы буенча Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы кассасында башкарыла.

21. Гариза тапшыручыга гаризада (мөрәҗәгатьтә) күрсәтелгән номерга шалтыратып, ул күрсәткән адреска (электрон почта адресы) язма (электрон) формада түләнергә тиешле акча турында хәбәр ителә.  

22. Акчаны алу өчен, гариза тапшыручы кассада түбәндәге документларны күрсәтә:

Россия Федерациясе гражданины паспорты;

ИНН;

СНИЛС;

Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык.

23. Акчаны банк хисабы аша күчергәндә, әлеге Тәртипнең 23 пунктында күрсәтелгән документлардан тыш, банк реквизитлары китерелә.

Барлык документлар Министрлыкның документлар кабул иткән тиешле территориаль идарәсе башлыгы тарафыннан раслана.

24. Теге яки бу тәртип бозу буенча түләүләр гаризаны беренче булып (вакыт/көн буенча) юллаган гариза тапшыручыга бер генә тапкыр башкарыла.

VIII. Түләү алучыга таләпләр

25. Россия Федерациясенең гамәлдәге законы нигезендә, Министрлык түләүләрне башкару өлкәсендә салым агенты буларак чыгыш ясый һәм салым түләүченең физик затлар табышына салымын исәпләп чыгару, тотып калу һәм бюджетка күчерү вазифасын үти.

 

26. Финанс елы тәмамлангач, түләү алучыга, аның язма гаризасы нигезендә, 2-НДФЛ формасы буенча белешмә бирелә.

 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре

 

Территориаль идарәләр

 

Районнар

Адрес

Телефон

Үзәк ТИ

Кзан шәһәре

 Югары Ослан

Биектау

Яшел Үзән

Лаеш

Питрәч

 

 

420049, Казан,

Павлюхин урамы, 75 йорт,

E-Mail: Ctu.plan@tatar.ru

8(843)267-68-32

267-68-33

Идел аръягы ТИ

Апас

Буа

Чүпрәле

Кайбыч

Кама Тамагы

Тәтеш

 

422430, Буа шәһәре,

Р.Люксембург урамы,

159/1 йорты,

E-Mail:zvtu@bk.ru

8(84374)3-11-02, 3-57-28

 

Төньяк ТИ

Арча

Әтнә

Балтач

Кукмара

Саба

Теләче

422000, Арча шәһәре, Интернациональ урамы, 41 йорт,

E-Mail:sevtu@mail.ru

8(84366)3-21-61

Кама аръягы ТИ

Зәй

Түбән Кама

Сарман

423552,

Түбән Кама шәһәре ,

Кызыл Чишмә районы, Яр буе урамы, 7 йорт,

 

E-Mail:

zakamtu@mail.ru

8(8555)45-66-55

Кама буе ТИ

Әгерҗе

Актаныш

Алабуга

Мамадыш Менделеевск

Минзәлә

Тукай

Яр Чаллы шәһәре

423838,

Яр Чаллы шәһәре, Җиңүнең 40 еллыгы урамы, 64 йорт,

E-Mail:

prirodart@mail.ru

8(8552)59-36-39

Ык буе ТИ

Азнакай

Баулы

Мөслим

Ютазы

423330. Азнакай шәһәре,

Шоссе урамы, 6 йорт,

E-Mail:

eco.azn@mail.ru

 

8(85592)5-15-48

Көньяк-Көнчыгыш ТИ

Әлмәт

Бөгелмә

Лениногорск

Нурлат

Чирмешән

 

423450,

Әлмәт шәһәре, Әминов урамы, 9 а йорты,

E-Mail:

uvgri@tatais.ru

8(8553)33-03-25

Идел-Кама ТИ

Аксубай

Алексеевск

Әлки

Яңа Чишмә

Спас

Чистай

Балык Бистәсе

 

422980, Чистай шәһәре, Фрунзе урамы, 97 а йорты,

E-Mail:vktu@mail.ru

8(84342)5-35-19

 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International