Россия Федерациясе Югары суды пленумы әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә аңлатмаларны актуальләштерде

2017 елның 31 октябрендәге 41 санлы Россия Федерациясе Югары суды пленумы карары әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә закон бозулар өчен җаваплылык турында элек бастырылган аңлатмаларны гамәлдәге законнарга яраклаштырды, шул исәптән балыкчылык өлкәсендә: 

- су биоресурсларын тоту өчен кулланыла торган судноларны һәм башка коралларны конфискацияләү рәвешендәге административ җәза мондый мөлкәтнең милекчесенә генә билгеләнә ала, дип тәгаенләнде;

- судка хайваннар яки үсемлекләр дөньясына, балык запасларына, урман яки авыл хуҗалыгына зур зыян китерелгән дип санау өчен, эшнең фактик шартларыннан һәм югалган яки зарарланган территориянең, акваториянең яки табигать объектының экологик кыйммәтеннән, җирләрнең деградацияләнүе дәрәҗәсеннән, юк ителгән (зарарланган) су биоресурсларының, хайваннарның, урман утыртмаларының, авыл хуҗалыгы культураларының һ.б.лар күләменнән чыгып эш итәргә кирәк. 

Җинаятьләрнең кайбер составларын аларга охшаш административ хокук бозулардан  (әйтик, законсыз аучылык һәм ау кагыйдәләрен бозу; урман утыртмаларын юк итү яки зарарлау һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу) аерырыга мөмкинлек бирүче билгеләр карап тикшерелде. 

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 09:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International