Яшьләрнең “Экодулкын” беренче республика экологик форумы

Яшьләрнең беренче республика экологик форумы «Экодулкын»

Татарстанның экологик хәрәкәтләрен яклау һәм үстерү, аларның яшьләрне һәм тулаем халыкны экологик тәрбияләүгә юнәлтелгән чараларының нәтиҗәлелеген күтәрү максатларында, “Россия студент отрядлары” Бөтенроссия яшьләр оешмасының Татарстандагы региональ бүлекчәсе, Татарстан Дәүләт Советы каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән, яшьләрнең “Экодулкын” дигән беренче республика экологик форумын үткәрә. Форум 2012 елның 31 октябреннән 1 ноябренә кадәр “Идел” Яшьләр үзәгенең Лаеш районындагы базасында узачак.

Форумның эшендә балаларның, студентларның һәм яшьләрнең экологик юнәлешле җәмәгать оешмалары, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, җәмәгать һәм фән эшлеклеләре катнашачак. Аның программасына пленар утырыш, бәхәс мәйданчыклары һәм мастер-класслар кертелгән.

Соңгы яңарту: 17 ноябрь 2018, 23:20

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования