"Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык, шул исәптән урманнарда"

Казан районара табигать саклау прокуратурасы аңлата. Җир кардан арчылган һәм кар эри башлаган көннән алып янгын куркынычы чоры башлана, аны Россия Федерациясе субъекты үз территориясендә язын билгеле бер көннән билгели.
Табигать янгыннары куркыныч һәлакәтләр исәбенә керә һәм еш кына кешеләр авыруы, имгәнүе һәм һәлакәте сәбәбе була. Урман массивларының бик зур мәйданнары яна, хайваннар һәм үсемлекләр һәлак була, уникаль экосистемалар юкка чыга. 

Табигать янгыннарының бер чыганагы - кешенең коры үләнне яндыруы. Статистика күрсәткәнчә, ял көннәрендә, кешеләр күпләп табигать кочагына ялга барганда янгын чыгулар аеруча күп.
2007 елның 30 июнендәге 417 санлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм 2012 елның 24 апрелендәге  390нчы санлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган Янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә, түбәндәгеләр  ТЫЕЛА: 

• авыл хуҗалыгы җирләрендә һәм запас җирләрдә коры үлән үсемлекләрен, урак өстеннән калган калдыкларны (сабакларның аскы өлеше, коелган яфраклар) яндыру, басуларда учак ягу. 

• ылыслы яшь урманнарда, янган урманнарда, зарарланган урман кишәрлекләрендә, торф сазлыкларында, кисү калдыкларыннан һәм әзерләнгән агач материалыннан чистартылмаган урман кисү урыннарында (диләнкеләрдә), коры үләнле урыннарда, шулай ук агач ябалдашлары астында учаклар ягу.

• янган шырпыларны, тәмәке төпчекләрен һәм тарту көпшәләреннән көлне, пыяла (пыяла шешәләр, банкалар һ.б.лар) ташлау; ау вакытында янучан һәм пыскучан материаллардан ясалган тыккычларны куллану; бензин, керосин яки бүтән янучан матдә сыланган яки сеңдерелгән материалларны (кәгазь, тукыма, сүс, мамык һ.б.лар) калдыру; урманнарны көнкүреш, төзелеш, сәнәгать һәм башка калдыклар һәм чүпләр белән пычрату. 

Моннан тыш, урманга якын территорияләргә ия булган, алардан файдаланган һәм (яки) эш иткән дәүләт хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, оешмалар, физик затлар урманнан 10 метрдан ким булмаган киңлектәге полосада аны коры үләннән, чыбык-чабыктан, урман кисү калдыкарыннан, чүптән һәм башка янучан материаллардан чистартуны тәэмин итә яисә урманны 0,5 метрдан ким булмаган янгынга каршы минераллаштырылган полоса яки бүтән янгынга каршы киртә белән аера.
2018 елдан торак пунктлар чикләрендә яки бакчачылык һәм дача коммерциясез берләшмәләрендә җир кишәрлекләренә ия булучыларга (милекчеләргә, җирдән файдаланучыларга, арендаторларга) чүпне даими чистарту һәм үләнне чабу бурычы йөкләнгән. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләре хуҗалары авыл хуҗалыгы җирләрен чүп үләннәре чыгудан саклау һәм чабынлыкларда үз вакытында печән чабу буенча чаралар күрергә тиеш.
Чүп җыю һәм үлән чабу кадастр яки ызанлау планы нигезендә билгеләнгән тиешле җир кишәрлеге чикләрендә башкарыла.

Шәһәр читенә учак ягарга чыгарга җыенганда, шуны белешегез: хәзерге вакытта сезнең җирлектә махсус янгынга каршы режим кертелмәгәнме? Кагыйдә буларак, режим урманнарда югары янгын куркынычы булганда кертелә, һәм штрафлар гадәти вакытка караганда артыграк була, чөнки бу очракта янгын чыгу ихтималы югары. 

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.4 статьясы белән штраф рәвешендә административ җаваплылык билгеләнгән, аның максималь күләме гражданнар өчен - 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен - 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 1 млн сумга кадәр тәшкил итә, эшчәнлекне 90 тәүлеккә чаклы административ туктатып тору да каралган.

Урманнарда әлеге таләпләрне бозган өчен, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.32 статьясы белән штраф рәвешендә җәза каралган: гражданнарга 1,5тән 5 мең сумга кадәр күләмдә, вазыйфаи затларга - 10нан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга - 50 мең сумнан 1 млн сумга кадәр. 

2018 елда Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына яңа 19.7.14 статьясы өтәлде, ул вазыйфаи затлар тарафыннан урманнарда янгын куркынычы һәм урман янгыннары турында вәкиллекле федераль башкарма хакимият органына мәгълүмат бирмәү өчен кертелгән. Законда билгеләнгәнчә, урманнарда янгын куркынычы һәм урман янгыннары турында  мәгълүмат бирмәү, шулай ук ны үз вакытында тапшырмау яки бозып күрсәтү өчтән алып унбиш мең сумга кадәр штраф салуга китерә.
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 261 статьясы нигезендә, ут белән саксыз эш итү яки ут төртү нәтиҗәсендә урманнарны юк итү яки зарарлау өчен 200 мең сумнан алып 3 млн. сумга кадәр штраф рәвешендә җаваплылык яисә 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү билгеләнгән. 

Шунысын белү мөһим: янгынны ачыклаган очракта - Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы органнарына 112 котару хезмәте телефоны аша, ә урман фондында янгын чыккан очракта, Урман хуҗалыгы министрлыгына  8-800-100-90-25  тәләүсез кайнар линия телефоны аша яки федераль урман сагы номеры  8-800-100-94-00 аша (Россия буенча шалтырату бушлай) мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 09:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International