Рус Акташы авылында яңа чистарту корылмалары ачылу

Рус Акташы авылында чистарту корылмалары ачылу

Пресс-релиз

2012 елның 17 августы. ТР ЭТБМ

17 августта Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров Әлмәт муниципаль районы Рус Акташы авылындагы “Инженерлык челтәрләре ТКХ” предприятиесендә яңа чистарту корылмалары ачылуда катнашачак.

4.2 мең кеше яшәгән Рус Акташы авылы өчен яңа чистарту корылмалары төзү проблемасы күптән барлыкка килгән иде инде. Иске чистарту корылмалары 1997 елда файдалануга тапшырылган иде, һәм шушы көнгәчә аварияле хәлдә кулланылдылар, проектта расланган технология үтәлмәде, нәтиҗәдә исә Зәй елгасына юынты сулар белән ага торган пычраткыч матдәләр микъдары нормадан күпкә артык булды.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты тарафыннан Рус Акташы авылында яңа биологик чистарту корылмалары проектлау һәм төзү кирәклеге турында карар кабул ителде. Чистарту корылмаларын реконструкцияләү проекты 45 млн сумга төште. Финанслау республика бюджетыннан, җирле бюджеттан, шулай ук Әлмәт муниципаль районы Экология һәм табигатьтән файдалану департаментының бюджеттан тыш чараларыннан башкарылды.

Чистарту корылмаларын кулланышка кертү региональ әһәмияттәге табигать һәйкәле булган Зәй елгасына пычраткыч матдәләр ташлауны шактый киметәчәк, райондагы экологик хәлне яхшыртачак.

Соңгы яңарту: 17 ноябрь 2018, 23:25

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования