Норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү тыелган затлар исемлеге билгеләнде

"Норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза турында" федераль законның 5 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында" 2018 елның 11 октябрендәге федераль закон белән норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү тыелган затлар исемлеге билгеләнде.

Түбәндәгеләр тарафыннан норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү рөхсәт ителми, дип билгеләнә:

· алынмаган яки бетерелмәгән суд хөкеме булган гражданнар;

· коррупцион хокук бозу кылган өчен ышаныч югалту сәбәпле эштән чыгару (вазыйфадан азат итү) рәвешендә җәза куллану турындагы мәгълүматы аркасында ышаныч югалту сәбәпле эштән чыгарылган затлар реестрына кертелгән гражданнар;

· халыкара һәм чит ил гражданнары;

· "Норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза турында" 2009 елның 17 июлендәге 172-ФЗ санлы федераль закон нигезендә коррупциягә каршы экспертиза үткәрә торган органнарда һәм оешмаларда эшли торган гражданнар;

· чит ил агенты функцияләрен башкаручы коммерциясез оешмалар.

Үзгәрешләр 2018 елның 22 октябрендә үз көченә керде.

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 09:16

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International