Системага тасвирлама

                                                                                  

 
   «Татарстан Республикасының экологик картасы» дәүләт мәгълүмат системасы 2012 елда эшләнде һәм түбәндәге кече системалардан тора:
 
    1.«Дәүләти экология күзәтчелеге»
 
  Бу юнәлеш буенча эшләрне үтәү кысаларында 2011 елда төзелгән “Дәүләт экология күзәтчелеге” ДМС системасына интеграция ясалды. Татарстанның Бердәм экологик картасыннан үткәрелгән тикшерүләр, төзелгән беркетмәләр турында белешмәләр алырга мөмкин, кушымта актлар һәм беркетмәләр сканлап салынган.
 
     2.«Рөхсәтсез калдык ташлау урыннарына мониторинг»
 
  2010 елда төзелгән «Рөхсәтсез калдык ташлау урыннарына мониторинг» ДМС системасы белән интеграция ясалган. Татарстанның Бердәм экологик картасында ачыкланган һәм бетерелгән рөхсәтсез калдык ташлау урыннары турында белешмәләр алырга мөмкин, раслаучы фотолар да бирелгән.
 
     3. Атмосфера һавасы пычрануга стационар контроль постларыннан, заманча күчмә автоматик станцияләрдән алына торган белешмәләр өчен, шулай ук кулдан алынган пробаларга анализ нәтиҗәләре өчен «Әйләнә-тирәлек торышына мониторинг» төзелде.
Әйләнә-тирәлек торышына мониторинг: атмосфера һавасы пычрануга автоматик контроль станцияләре
 
 
Әйләнә-тирәлек торышына мониторинг: күчмә экологик лабораторияләр
 
 
Әйләнә-тирәлек торышына мониторинг: анализ нәтиҗәләре беркетмәләре
 
 
    4. Федераль, республика һәм муниципаль акча хисабыннан башкарыла торган яр ныгыту, су агымын турайту, территорияләрне төзекләндерү һ.б. эшләр турында белешмәләр өчен «Татарстан Республикасының табигать саклау чаралары», кушымта итеп раслаучы фотолар да бирелгән.
 
    5.«Махсус сакланучы территорияләр»
 
  Татарстан Республикасының махсус сакланучы территорияләренең чикләре һәм исемнәре.
 
    6. «Статистик белешмәләр»
 
 Районнарның атмосфера һавасы, сулары, калдыклар белән эш итү системалары, туфраклары, урман белән каплану дәрәҗәсе турында статистик белешмәләр.
Урман белән каплану дәрәҗәсе
Деградиция
 
    7. «Җир асты байлыкларыннан файдалану»
 
  Файдалы казылма ятмаларының чикләре һәм тасвирламасы: агрохимик һәм тау-техник чимал, битумнар, янучан сланецлар, шифалы ләмнәр, нефть, төзелеш чималы, минераль һәм органик утырма катламнар, сапропельләр, торф, күмер.
Шулай ук әлеге объектлар буенча чикләр һәм тасвирлар: геологик һәйкәлләр, курортларны санитар саклау зоналары, нефть эзләү зоналары.
 
Җир асты байлыкларыннан файдалану: күмер ятмалары, нефть ятмалары
 
    8. «Җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензияләр һәм шәхси ихтыяҗлар өчен җир асты байлыкларыннан файдалану буенча шартнамәләр»
 
  Бердәм экологик картада җир асты байлыкларыннан файдалануга бирелгән лицензияләр һәм шартнамәләр буенча белешмәләр: җир асты байлыклары кишәрлегенең номеры, гамәлдә булу срогы, атамасы һәм урнашуы, файдалы казылма төре, файдалану максаты һ.б., лицензия һәм шартнамәләрнең сканер күчермәләре урнаштырылган.
 

    9. «Калдыклар урнаштыру объектлары»

  Картага каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру полигоннары төшерелгән, һәр полигон буенча аның урнашуы, иясе, арендаторы, мәйданы, урнаштырылган калдыкларның массасы һәм күләме, кулланышка кертү елы һәм кулланыш дәвере, урнаштырылган калдыкларның куркынычлылык классы һ.б. турында белешмәләр алырга мөмкин.
 

    10. «Законсыз карьерлар»

  2015 елда Татарстан Республикасы территориясендә казыла торган законсыз карьерларны теркәү һәм/яки редакцияләү инструменты эшләнде. Субсистема законсыз карьерның җентекле тасвирын (атамасын, мәйданын, тирәнлеген, файдалы казылма төрен, җирләр категориясен, үзләштерелү дәрәҗәсен) кертергә, чикләрен күрсәтергә һәм раслаучы фотоларын салырга мөмкинлек бирә.

 

   11. «Балык тоту»

11.1 «Чөгә уылдык чәчә торган урыннар»

Чөгә уылдык чәчә торган кишәрлекләр чикләре һәм аларның кыскача тасвиры кертелгән.

 11.2 «Кызыл Китап»

Анда Татарстан Республикасы Кызыл Китабына кертелгән сирәк су биологик ресурслары табылу урыннары турында белешмәләр бар.

11.3 «Кышлау чокырлары»

Кышлау чокырларын картага кертү инструменты эшләнде.

 

     12. «АЗС» 

   ТР Экологик картасында автоягулык станцияләрен (алга та­ба – АЗС) мотор ягулыгы парларын рекуперацияләү һәм рециркуляцияләү система­ла­ры белән тәэмин итү программасын тормышка ашыруны чагылдырырга мөмкинлек бирә. Һәр АЗС буенча аның тулы атамасы, фактик һәм юридик адресы, хуҗа оешмасы, куелган җиһазның тибы, җиһаз куюның пландагы һәм фактик датасы турында белешмәләр алырга мөмкин. Ярашлы документ һәм фотоларны карарга мөмкин.

 

    13. «Нефть базалары»

  Экологик картага Татарстан Республикасының барлык нефть базалары, аларга мотор ягулыгы парларын рекуперацияләү җиһазлары куелуы турында белешмәләр кертелгән.

 

    14. «Су саклау зоналары» 

  Экологик картага Зәй елгасы, Зәй сусаклагычы, Бөгелмә Зәе елгасы (Карабаш сусаклагычын исәпкә алып), Камышлы, Мәчкәрә, Зәй-Каратай, Урман Зәе, Мишә, Мәтәскәбаш, Носы, Тәмтебаш, Казкаш, Саба, Кибә (Коры елгасын исәпкә алып), Кече Мишә, Нырсы, Макса елгалары һәм 4 исемсез инеш, Актай, Бөрсет, Чишмә, Шушма, Зөя елгалары су объектларының су саклау зоналары һәм яр саклау полосалары чикләре кертелгән.

 

    15. «Яшел стандартлар һәм технологияләр» 

   ТР Экологик картасына үзләрен төзегәндә «яшел» стандартлар һәм технологияләр кулланылган объектларны кертү инструменты эшләнде.

 

    16. «Судан файдалану» 

  Су объектларыннан файдалану документларын (шартнамәләрне һәм карарларны) зарури картографик бәйләнеш, шартнамә һәм карар кушымталарын беркетү белән төзү һәм редакцияләү инструменты эшләнде. Документ карточкасында су объектының судан файдаланучысы, районы, төре, документның тибы, реквизитлары, судан файдалану тибы һәм төре турында белешмәләр, шулай ук микъдар күрсәткечләре бар.

 

    17. «Җыелма хисаплар» 

   Татарстан Республикасының эре шәһәрләре буенча атмосфера һавасы пычрануның җыелма хисап нәтиҗәләре кертелде.

 

    18. «Калдыклар ташый торган транспорт чараларына мониторинг»

  Җитештерү һәм куллану калдыклары барлыкка килүне һәм аларның хәрәкәтен исәпкә алу инструменты эшләнде. Субсистема калдыкларны чыгаруга гариза тутырырга һәм эшнең үтәлешенә мониторинг башкарырга, чүп ташыгычларның калдыкларны контейнер мәйданчыкларыннан вакытында алып китүен контрольдә тотарга, шуны раслаучы фото беркетеп фиксацияләргә мөмкинлек бирә.

Яшел стандартлар

19. «Судан файдалану»   ярдәмче системасы

Су объектларыннан файдалану буенча мәҗбүри картографик бәйләнгән һәм сканерланган килешүләр яки карарлар беркетелгән документлар (шартнамәләр һәм карарлар) булдыру һәм аларга төзәтмәләр кертү чарасы эшләнгән. Документ карточкасында судан файдаланучы, район, су объектының төре, документ төре, документ реквизитлары, судан файдалану төре һәм тибы турында мәгълүмат, шулай ук сан күрсәткечләре бар. Татарстан Республикасы территориясендә судан файдалану турында җентекле һәм җыелма хисаплар, шулай ук мәгълүматны визуальләштерү өчен картографик фильтрлар эшләнгән.

Судан файдалану

 

 

20. «Кыскача исәпләүләр» ярдәмче системасы

Татарстан Республикасының эре шәһәрләре буенча атмосфера һавасы пычрану буенча җыелма исәпләмәләрнең нәтиҗәләре картага кертелгән.

Җыелма исәпләүләр

 

 

21.  «Суга баткан көймәләр» ярдәмче системасы

Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычлары акваторияләрендә җыелган экологик зыян объектларын бетерү кысаларында тикшерелгән, су төбенә баткан 90 йөзү чарасы экологик картага кертелгән. Портларны кертү чарасы, шулай ук тикшерелгән судноларны портлар белән бәйләү мөмкинлеге гамәлгә ашырылган. Ярдәмче система ачык файдалана алырлык итеп, әлеге адрес буенча урнаштырылган: http://ecokarta.tatar.ru.

Суга баткан көймәләр

 

22. «Су объектлары» ярдәмче системасы

«Геодезия, картография һәм инфраструктура федераль фәнни-техник үзәге» ФДБУ алынган мәгълүматлар нигезендә, су объектларының чикләре экологик картага кертелгән.

Су объектлары

 

23. «Рекреацион территорияләр мониторингы» ярдәмче системасы.

Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать киңлекләре елын үткәрү кысаларында, шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның  иҗтимагый рекреация территорияләре өчен кулланыла торган җир кишәрлекләренә оптималь салым базасын формалаштыру мәсьәләләре буенча 09.04.2016 ел, № ПР-98 йөкләмәсенең 7 п. үтәү кысаларында оештырылган. Ярдәмче система иҗтимагый ял итү территорияләре, шул исәптән су акваторияләре, скверлар, парклар, яр буйлары, саклык зоналары һәм полосалар янындагы территорияләрне мониторинглау өчен билгеләнгән.

Олы Кайбыч авылындагы парк (Кайбыч муниципаль районы)

 

24. «Су объектларына локаль мониторинг» ярдәмче системасы

Ярдәмче система табигатьтән файдаланучылар тарафыннан су объектларыннан файдалануга бирелгән килешүләр һәм карарлар кысаларында үткәрелә торган су объектларына локаль мониторинг нәтиҗәләрен кертү өчен билгеләнгән. Ярдәмче система су объектларының су сыйфатына һәм аларның торышына йогынты ясый торган тискәре процессларны үз вакытында ачыкларга, шулай ук су объектларын саклау буенча башкарыла торган чараларның нәтиҗәлелеген бәяләргә мөмкинлек бирә.

Су объектларына җирле мониторинг

 

 

25. «Территориаль идарәләр» ярдәмче системасы.

Министрлыкның территориаль бүлекчәләре исемлеген визуальләштерү максатыннан оештырылган. Бүлек җитәкчесе турында мәгълүмат, белешмә мәгълүматлары һәм башкалар бар.

Ярдәмче система ачык файдалана алырлык итеп әлеге адрес буенча урнаштырылган: http://ecokarta.tatar.ru.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре

 

26. Документларны рәсмиләштерү һәм чыбыксыз принтерда бастыру функциясе белән кушымта

«Татарстан Республикасының Экологик картасы» геомәгълүмат системасын үстерү кысаларында 2018 елда Android платформасында документларны рәсмиләштерү һәм чыбыксыз принтерда бастырып чыгару функциясе булган махсус мобиль кушымта эшләнде. Кушымта табигатьне саклау законнарын бозуларны оператив теркәү һәм хокук бозуларны ачыклау урынында тикшерү материалларын (актлар, беркетмәләр, карарлар) төзү максатыннан булдырылды. 

Мобиль кушымта интерфейсы экологик күзәтчелек инспекторларының эш үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнгән һәм конкрет категория документлар тутыру осталарын үз эченә ала. Система кирәкле документларны формалаштыру өчен этаплап интерфейс куллануны һәм аннан соң аларны күчмә термопринтер аша бастырып чыгаруны күздә тота.

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 25 сентябре, 15:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International