Атмосфера һавасына зарарлы (пычраткыч) матдәләрне рөхсәтсез чыгарган өчен җаваплылык турында

Юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар нинди дә булса ягулык яндыра торган казан җиһазлары кулланганда атмосфера һавасына зарарлы (пычраткыч) матдәләр бүленеп чыга. Андый ташландыклар әйләнә-тирәлеккә һәм аныксыз даирә кешеләренең саулыгына, ә кайчак хәтта гомеренә куркыныч белән яный. Шуңа күрә дә бу мәсьәлә федераль кимәлдә дә, һәр төбәк дәрәҗәсендә дә җентекле хокукый көйләнеш алды. Казан районара табигать саклау прокуратурасы иң еш бирелә торган сорауларга җавап бирә һәм атмосфера һавасын саклауга кагылышлы норматив хокукый актларның кайбер нигезләмәләрен аңлата.

1. Мин шәхси эшкуар һәм киләсе елда ягулык яндыра торган җиһаз куярга ниятлим. Минем җитештерү экология өлкәсендәге нинди дә булса хокукый нормаларны бозмасын өчен мин ниләр эшләргә тиеш?

– Сезгә атмосфера һавасына стационар чыганаклардан зарарлы (пычраткыч) матдәләр бүлеп чыгаруга махсус рөхсәт алырга кирәк. Андый рөхсәт соң чик чыгаруларны һәм атмосфера һавасын саклауны тәэмин итә торган бүтән шартларны билгели.

2. Атмосфера һавасына зарарлы матдәләр бүлеп чыгаруга рөхсәт алу өчен мин кайсы органга мөрәҗәгать итәргә тиеш?

– Закон буенча андый рөхсәтләрне әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге федераль башкарма хакимият органының территориаль органы, РФ субъектларының әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә дәүләт идарәсен башкаручы хакимият органнары бирә. Татарстанда андый орган булып Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тора.

3. Андый рөхсәтне бирүнең сроклары нинди?

– Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матдә чыгаруларга рөхсәт бирү йә бирүдән баш тарту турындагы карарын гариза теркәлгән көннән алып 23 эш көне эчендә, ләкин 30 календарь көннән арттырмыйча; Россия Табигать күзәтчелегенең Татарстан идарәсе 30 эш көненнән артмаган срокта чыгара.

4. Атмосфера һавасына зарарлы матдәләр чыгаруга рөхсәтләр бирүнең тәртибе нинди норматив хокукый актлар белән көйләнә?

– Стационар чыганаклардан атмосфера һавасына зарарлы (пычраткыч) матдәләр чыгаруга рөхсәтләр бирү тәртибен Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль службаның Россия Табигать министрлыгының 25.07.2011 № 650 боерыгы белән расланган Административ регламенты һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Стационар чыганаклардан атмосфера һавасына зарарлы (пычраткыч) матдәләр чыгаруга рөхсәтләр бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү буенча Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 20.04.2012 №143-п боерыгы белән расланган административ регламенты билгели.

5. Пычраткыч матдәләр махсус рөхсәтсез чыгарылганда нинди дә булса җаваплылык чаралары каралганмы?

– Әлбәттә. Махсус рөхсәтсез атмосфера һавасына пычраткыч матдәләр чыгару я аңа зарарлы йогынты ясау Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.21 ст. 1 ө. буенча гражданнарга 2000 сумнан 2500 сумга кадәр; вазифалы затларга 40 000 сумнан 50 000 сумга кадәр; юридик зат булмыйча эшмәкәрлек итүче затларга 30 000 сумнан 50 000 сумга кадәр административ штраф я эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр административ туктатып тору; юридик затларга 180 000 сумнан 250 000 сумга кадәр штраф я эшчәнлеген 90 тәүлеккә кадәр административ туктатып тору рәвешендәге җаваплылыкка китерә.

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 10:17

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International