Үлән яндырган, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык, шул исәптән урманнарда

Табигать янгыннары бик куркыныч һәм еш кабатлана торган һәлакәтләр исәбенә керә. Алар ил өчен чып-чын бәлагә әверелә: урман массивларының бик зур мәйданнары яна, хайваннар һәм үсемлекләр һәлак була, уникаль экосистемалар юкка чыга.

Янгыннар белән атмосферага углекислый газ, ис газы һәм азат окисе кебек куркыныч пычраткычлар булган зур күләмдә төтен чыгарыла. Төтенләнүдән торак пунктларда яшәүчеләр зыян күрә. Еш кына мондый янгыннар кешеләр авыруы, имгәнүе һәм үлеме сәбәбе була.

Табигать янгыннарының бер чыганагы - кешенең коры үләнне яндыруы. Статистика күрсәткәнчә, ял көннәрендә, кешеләр күпләп табигать кочагына ялга чыкканда янгын чыгулар аеруча күп.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен, Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.4 статьясы белән штраф рәвешендә административ җаваплылык билгеләнгән, аның максималь күләме гражданнар өчен - 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен - 50 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 1 млн сумга кадәр тәшкил итә, эшчәнлекне 90 тәүлеккә чаклы административ туктатып тору да каралган. Урманнарда әлеге таләпләрне бозган өчен,  Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.32 статьясы белән штраф рәвешендә җәза каралган: гражданнарга 1,5тән 5 мең сумга кадәр күләмдә, вазыйфаи затларга - 10нан 50 мең сумга кадәр, юридик затларга - 50 мең сумнан 1 млн сумга кадәр.

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 261 статьясы нигезендә, ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә яки ут төртү нәтиҗәсендә, урманнарны юкка чыгарган яки зарарлаган өчен, 200 мең сумнан алып 3 млн. сумга кадәр штраф яисә 10 елгача иректән мәхрүм итү каралган.

Шунысын белү мөһим, янгынны ачыклаган очракта - Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы органнарына 112 котару хезмәте телефоны аша, ә урман фондында янгын чыккан очракта, Урман хуҗалыгы министрлыгына  8-800-100-90-25  тәләүсез кайнар линия телефоны аша яки федераль урман сагы номеры  8-800-100-94-00 аша (Россия буенча шалтырату бушлай) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әлеге органнар гамәл кылмаган очракта, гражданнар мөрәҗәгатьне Казан районара табигать саклау прокуратурасына җибәрә ала.

Соңгы яңарту: 26 ноябрь 2018, 11:09

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования