Халык контроле

ХАЛЫК КОНТРОЛЕ

2018 елның 1 июненнән «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы кысаларында Татарстан Республикасы югары һәм урта һөнәри белем бирү йортларында белем алучы студентлар арасында калдыкларны рөхсәтсез ташлау урыннары турында мәгълүмат бирү буенча еллык проект старт алды.

Акциядә катнашуга «Чүплекләр» категориясе буенча гаризалар кабул ителә.

Акция нәтиҗәләре ел саен Бөтендөнья табигатьне саклау көненә (5 июньдә) ясалачак.

Иң актив студент» һәм «Иң актив ВУЗ» номинацияләре буенча җиңүчеләрне (максималь нәтиҗә җыйган) бүләкләү «ЭКОяз» республика конкурсына йомгак ясау тантанасы кысаларында уздырылачак.

Акциядә катнашу өчен түбәндәгеләр кирәк:

  1. Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә;
  2. Мобиль җайланмалар өчен кушымтага ия булырга яки ТР Дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталының «Халык контроле» бүлегенә күчәргә;
  3. Сез укый торган югары яки урта махсус уку йортын күрсәтеп, рөхсәтсез калдыклар ташлау урыннары турында фотолар җибәрергә.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования