Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт хайваннарны мәҗбүри идентификацияләү һәм маркировкалау проектын әзерләде

Казан районара табигать саклау прокуратурасы мәгълүматларына караганда, хайваннарның йогышлы авырулары чыганакларын ачыклау һәм аларның таралуын, билгеләнгән таләпләргә туры килмәгән хайван продукциясен әйләнешкә чыгаруны булдырмау максатларында, 2016 елның 22 апрелендәге 161 санлы Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән расланган исемлеккә кертелгән биологик төрләргә караучы хайваннар идентификация һәм исәпкә алынуга дучар булачак.
 Шул рәвешле, хайванга ветеринария өлкәсендә Федераль дәүләт системасында сакланачак (ФГИС) уникаль хәреф-санлы идентификация номеры бирелә.
Системага түбәндәгеләр кертелә: хайванның уникаль номеры; биологик төре, токымы; җенесе, туган датасы, РФнә кертү датасы; тоту максаты һәм урыны; йогышлы авыруга, генетик авыруга диагноз билгеләү турында мәгълүматлар, вакциналаштыру турында мәгълүматлар һәм башка характеристикалар.
Хайваннарны идентификацияләгәндә маркировкалауның берничә төре күздә тотыла - беркетү, тамгалау, хайван тәненә беркетү яки аңа маркировка чараларын кертү. Шул ук вакытта маркировкалауның визуаль, электрон яки катнаш чараларыннан файдаланырга мөмкин.
Хайваннарны ирекле тәртиптә идентификацияләү, маркировкалау һәм исәпкә алу, хуҗасы теләгән очракта, 2018 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә ашырыла, ә 2023 елның 1 гыйнварыннан - мәҗбүри тәртиптә. 

Соңгы яңарту: 26 ноябрь 2018, 9:50

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования