“Экология һәм азык-төлек куркынычсызлыгы” түгәрәк өстәле

Пресс-релиз

2012 елның 12 ноябре. ТР ЭТРМ

12 ноябрьдә 10:00дә Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында, республика Яшьләр форумының “Тормыш куркынычсызлыгы” секциясе кысаларында “Экологик һәм азык-төлек куркынычсызлыгы” дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелә.

Түгәрәк өстәл эшендә “Тормыш куркынычсызлыгы” секциясенең “Экологик һәм азык-төлек куркынычсызлыгы” мәйданчыгы проектлары авторлары, Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы хезмәткәрләре, яшьләрнең җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашачак.

Чара кысаларында шулай ук “Экология. Культура. Җәмгыять” фильмын карау, конкурс эшләрен тәкъдим итү һәм яклау, җиңүчеләрне бүләкләү күздә тотыла.

Казан ш. Белешмә өчен телефон: 267-68-11

Соңгы яңарту: 17 ноябрь 2018, 23:18

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования