Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы урманнарда янгынга каршы режим һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләрне аңлата

"Территорияләрнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында"   2016 елның 18 августындагы 807 санлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары 2017 елның 1 мартыннан үз көченә керә, аның нигезендә, 2012 елның 25 апрелендәге 390 санлы РФ Хөкүмәте карары белән расланган Россия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләренә һәм 2007 елның 30 июнендәге 417 санлы РФ Хөкүмәте карары белән расланган Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә төзәтмәләр кертелде.

Кар катламы эрегән көннән алып тотрыклы көзге һава урнашканчыга яки кат катламы хасил булганчыга кадәр урманга якын территорияләргә ия булган, алардан файдаланган һәм (яки) эш иткән дәүләт хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, оешмалар, физик затлар урманнан 10 метрдан ким булмаган киңлектәге полосада аны коры үләннән, чыбык-чабыктан, урман кисү калдыкларыннан, чүптән һәм башка янучан материаллардан чистартуны тәэмин итә яисә урманны 0,5 метрдан ким булмаган янгынга каршы минераллаштырылган полоса яки бүтән янгынга каршы киртә белән аера.

Урманда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.32 ст. буенча административ җаваплылык каралган, ул кисәтүне яки гражданнарга - бер мең ярымнан алып өч меңгә кадәр, вазыйфаи затларга - ун меңнән алып егерме мең сумга кадәр, юридик затларга илле меңнән алып ике йөз мең сумга кадәр административ штраф салуны күздә тота.

 

Соңгы яңарту: 26 ноябрь 2018, 9:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования