Казан районара табигать саклау прокуратурасы аңлата. Су объектларын саклау һәм судан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен вазыйфаи һәм юридик затларның административ җаваплылыгы катгыйланды

"Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында" 2019 елның 15 апрелендәге 57-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, судан файдаланганда хокук бозулар өчен штрафлар шактый арттырылды.

Су объектларында су алу җайланмаларында су саклау режимы бозылган очракта, бу хәл күрсәтелгән объектларны пычратырга мөмкин булганда яки башка зарарлы күренешләрне китереп чыгару ихтималында, вазыйфаи затларга – егерме меңнән утыз мең сумга кадәр (элек 1 меңнән 2 мең сумга кадәр иде), юридик затларга сиксән мең сумнан йөз мең сумга кадәр (элек 20 мең сумнан 30 мең сумга кадәр иде) административ штраф салына.

Шулай ук су объектларында ком, гравий, балчык һәм гомумтаралган башка файдалы казылмаларны, торфны, сапропельне законсыз чыгарганда, агач материалын сал итеп бәйләмичә агызганда яки баткан агач материалыннан һәм насослардан чистартканда, су объектларын чистарту тәртибе бозылганда да вазыйфа затлар өчен билгеләнгән штрафлар дистәләрчә мәртәбә һәм юридик затлар өчен билгеләнгән штрафлар 5, 6 мәртәбә арттырылган.

Су объектларында файдалы казылмалар, торф, сапропель чыгарганда, шулай ук су асты һәм су өсте корылмаларын төзегәндә һәм эксплуатацияләгәндә, балык тотканда, суднолар йөрткәндә, нефть үткәргечләр һәм башка азык-төлек үткәргечләр салганда һәм эксплуатацияләгәндә, су төбенә төшү, шартлату һәм башка эшләр үткәргәндә яки дамбалар, порт һәм башка корылмалар төзегәндә яки эксплуатацияләгәндә судан файдалану кагыйдәләре бозыла икән, штраф күләме түбәндәгечә булачак: вазыйфаи затлар өчен – утыз мең сумнан кырык мең сумга кадәр, юридик затлар өчен – сиксән мең сумнан йөз егерме мең сумга кадәр. 

Су хуҗалыгы яки су саклау корылмаларыннан һәм җайланмаларыннан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен дә шундый ук штраф санкцияләре билгеләнгән.

Үзгәрешләр 2019 елның 26 апрелендә үз көченә керде. 

 

Соңгы яңарту: 7 май 2019, 21:53

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования