Табигатьне коткарырга һәм болан баласына булышырга. 18нче мәктәп укучылары табигать саклау акциясендә катнаштылар

2017 елның 19 мае, җомга

Макулатура җыярга һәм акчаны иганәчелеккә җибәрергә. Шундый фикерләр белән Казанның 18нче мәктәбе укучылары #ЭКОяз2017 кысаларында табигать саклау акциясе үткәрделәр. Укучылар ата-аналары белән бергәләп 27 622 килограмм кәгазь җыйды, ә макулатура җыюдан кергән акчаны Казан зооботбакчасына яңа туган болан балаларын карауга җибәрделәр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары игелекле эштә балаларны куәтләде. Бүген алар бергәләп зоопаркка бардылар. Экологлар 18нче мәктәп укучыларының инде берничә ел рәттән акция нәтиҗәләре буенча лидерлык позициясендә торуын билгеләп үтте. Ә быел, иң күп күләмдә җыелган макулатурадан тыш, алар тагын бер пункт буенча аерылып тора: “Зоопарк дуслары” социаль проектын тормышка ашырдылар. Бу балаларга табигать дөньясына тагын да ныграк якынаерга мөмкинлек бирде. Мәктәп акциясе йомгаклары буенча ике иң актив укучы билгеләнде. 4В сыйныфы укучысы Динә Миннеханова кабат эшкәртүгә 3370 килограмм макулатура тапшырган. Нәкъ менә ул Зоопарк хезмәткәрләреннән болан баласына исем бүләк итү хокукын алды. “Мин яңа туган боланны Бэтман дип атадым, чөнки ул супергеройга охшаган”, - дип, кичерешләре белән уртаклашты Динә. Ә боланның икенче баласын Лея дип атадылар. Җәнлеккә әкияти исемне Әмир Шакиров бирде, ул, акциядә катнашып, 2950 кг кәгазь тапшырган. “Зоопарк дуслары” социаль проектын тормышка ашыру Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында дәвам итәчәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International