Азнакайда балалар бакчасында табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында ЭКОдәрес узды

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

Азнакай районының 2нче номерлы “Теремок” мәктәпкәчә учреждениесендә тәрбияләнүчеләр табигатьтә куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә багышланган экологик дәрестә катнаштылар. Балалар өчен белем бирү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре уздырды. Дәрес барышында экологлар балаларга туган якның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында, республиканың уникаль табигый ресурслары турында, кешенең әйләнә-тирә мохит белән үзара йогынтысы турында сөйләделәр. Моннан тыш Ык буе ТИ белгечләре балаларны табигатьтәге “10 ярамый” кагыйдәсе белән таныштырдылар һәм шуңа туры килгән белешмәлекләрне бирделәр. “Безнең төп бурыч – табигый байлыкларны саклау һәм арттыру. Табигать безнең дустыбыз бит, без аннан башка яши алмыйбыз. Шуңа күрә табигатькә сакчыл мөнәсәбәттә булырга, аның ресурсларыннан рациональ файдаланырга, хайваннарны һәм үсемлекләрне сакларга кирәк”, - дип сөйләде экологлар балаларга.

ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан экологик дәресләр даими үткәрелә. Алар табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә эмоциональ уңай мөнәсәбәттә чагылыш таба торган экологик культура формалаштыруга юнәлтелгән.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International