Идел аръягы районнары буенча рейд. Экологлар Зур Кайбычның экологик хәлен тикшерде

2017 елның 21 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Кайбыч районында металл, үзагач, кирпеч, резин покрышкалар ташланган урыннарны ачыклап теркәде. Зур Кайбыч авылының санитар хәле буенча рейд барышында калдыкларны урнаштыруның биш санкциясез урыны ачыкланды. Территорияне пычратуга юл куйган затлар, РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе (“Җитештерү яки куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр белән яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”) буенча һәм Административ хокук бозулар турында ТР кодексының 3.6 маддәсе (“Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен, калдыклар белән эш итүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу”) буенча җавапка тартылачак. Закон бозучылар санитар-экологик икеайлык чорында чүплекләрне юк итәргә сүз бирде.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International