Азнакайның 8нче балалар бакчасында “Тылсымлы үзгәрешләр” дип аталган экологик чара үткәрелде. Анда балалар пластик савытлардан, катыргыдан, фольгадан үзләре ясаган киемнәрне күрсәтте. Эшләрне Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе экологлары бәяләде. ТР ЭТБМ матбугат хезмәте