15 ноябрьдә эколог-укучылар бүләкләнә. Татарстан Президенты башлангыч биргән конкурс елдан-ел киңәя

2016 елның 11 ноябре, җомга

15 ноябрь көнне Универсиада авылында икенче “Мәктәп экопатруле” республика кон- курсына йомгак ясала. Конкурста катнашучылар һәм бәйрәм кунаклары өчен төрле кон- курслар, викториналар, “Мавыктыргыч экология” тамашасы, эбру суда рәсем төшерү технологиясе, Рециклинг көненә багышланган икенчел чимал эшләнмәләре күргәзмәсе һәм тагын күп нәрсәләр оештырыла. “Мәктәп экопатруле” конкурсына 2014 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангыч бирде. Ул елда яшь экологлар Экология министрлыгы инс- пекторларына рөхсәтсез чүплекләр турында 1166 фотолы хәбәр җибәрде. 2015/2016 уку елында конкурста даими катнашучылар берничә тапкыр артты, сан һәм сыйфат күрсәткечләре дә күпкә яхшырды. Экологларга табигать законнары бозылу турында 5 меңнән артык хәбәр керде. Беренче конкурс йомгаклары буенча иң актив яшь экологларга велосипедлар, смартфоннар, ноутбуклар, интерактив такталар бүләк ителде. Быелгы җиңүчеләрне нинди бүләкләр көткәнне оештыручылар сер итеп саклый. “Бу конкурс балаларның күзәтчелек органнарына булышуы гына түгел, ул, беренче чиратта, яшь буынны тәрбияләү чарасы булып тора. Без яшьләрнең әйләнә-тирәлекне саклау эшенә тартылуын күрәбез. Экологик агарту безнең өчен өстенлекле бурычларның берсе булып тора, – ди Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. – Конкурсның уңай нәтиҗәләрен хәзер үк күрәбез – табигать объектлары, күпләп ял итү урыннары елдан-ел чистара. Балалар табигатьтә үзләрен генә дөрес тотып кына калмый, олыларны да өйрәтә. Чисталыкка омтылыш һәркемнең йөрәгендә булырга тиеш. Мин безгә чүплек фотолары җибәрүче балалар үзләре бервакытта да табигатькә каршы җинаять кылуга бармаячак дип ышанам.” Конкурсның төп эчтәлеге буенча, мобиль телефоны булган һәр мәктәп баласы укудан тыш вакытында чүплекләрне фотога төшереп, Татарстан Информатизация һәм элемтә министрлыгының колл-үзәге аша Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министр- лыгына җибәрә ала, анда исә һәр мәктәп баласы, класс, мәктәп, муниципалитет буенча статистика формалаштырыла. Табигать саклау органнары һәр чүплек буенча күзәтчелек чаралары күрә, укучыга, фото беркетеп, чүплекнең юк ителүе турында хәбәр итә. Конкурсны үткәрү, фото- һәм видео-хәбәрләр җибәрү өчен информацион-техник чара сыйфатында iOS я Android операцион системалары базасында мобиль телефон кушымта- сы төзелде һәм эшли. Аның ярдәмендә укучы башта үзенең https://edu.tatar.ru/ шәхси кабинетында булган логинны кулланып теркәлергә тиеш. Конкурста 1-11 класс укучылары катнаша. Конкурсның максатлары: – Татарстанның тулай белем бирү оешмаларында укучыларны әйләнә-тирәлекне яхшырту буенча практик эшчәнлеккә тарту; – халыкка электрон формада күрсәтелә торган дәүләти муниципаль хезмәтләрне попу- лярлаштыру; – Татарстанның тулай белем бирү оешмаларында укучыларда актив яшәү позициясе формалаштыру. ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International