Азнакайда эколятлар бәйрәме үткәрелде

2016 елның 20 июне, дүшәмбе

Азнакай шәһәренең 5нче “Кояшкай” балалар бакчасында, Балаларның бөтенроссия эко­логик фестивале кысаларында, Эколятлар – яшь табигать саклаучылар бәйрәме үткә­релде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе террито­ри­аль идарәсе хезмәткәрләре балалар өчен экологик конкурс, викторина, мастер-класс, “эколо­гик марафон” оештырды. Бакча балалары Татарстанның Кызыл Китабына кертелгән үсемлек һәм хайваннар турында сөйләде, “Табигать – йортыбыз” дигән уенда катнашты. Залда “Туган табигатьне саклыйк” дип аталган рәсемнәр һәм плакатлар күргәзмәсе дә ясалган иде. Чара азагында барлык катнашучылар “Эколятлар гимнын” җырлады.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International