Экология министрлыгы макулатура җыюда беренчелекне алды

6 июнь 2016 ел., дүшәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы макулатура җыю буенча “Урманны коткарыйк” проектында беренчелекне алды. Шуның өчен дипломны аңа бүген “ГринКазан” иреклеләр хәрәкәте җитәкчесе Руслан Гыйззәтуллин тапшырды.

“ГринКазан” макулатура җыю чараларын инде икенче елын оештыра. Шуннан кергән акчаларга исә агач үсентеләре утыртыла.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования