Мәскәүдә «Баштагы Россия» табигать фестивале үткәрелә

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2016 елның 22 январеннан 25 февраленә кадәр Мәскәүнең Үзәк рәссам йортында “Баштагы Россия” III табигать фестивале үткәреләчәк. Аның программасы Россиянең барлык төбәкләреннән җыелган тиңдәшсез хайваннар дөньясы, ландшафтлар турындагы фотокүргәзмәдән, алдынгы табигать фотографларының мастер-классларыннан, кино караулардан, декоратив-кулланма сәнгать шөгыльләреннән торачак, ә төп игътибар Идел елгасына юнәлтеләчәк.

Быел июнь аенда алдынгы фотографлардан, натуралистлардан, операторлардан, урба­нистлардан, культурологлардан торган “Идел” фәнни-сәнгати экспедициясе Идел елгасын башыннан алып тамагына кадәр фотога һәм видеога төшереп йөргән, шул исәптән Татарстан территориясен дә узган иде. Фестивальдә шул экспедиция материаллары күрсәтеләчәк, шулай ук натуралист фотографлар, документаль кино режиссерлары, тыюлыклар директорлары, сәяхәтчеләр белән күрешеп сөйләшергә, фәнни-популяр лекцияләр тыңларга, Россиянең мөһим иҗтимагый экологик проектлары белән танышырга мөмкин булачак. Үсмерләр өчен аерым программа әзерләнгән, анда кызыклы йөкләмәләр үтәү, Россия табигате турындагы сорауларга җавап табу буенча ярышлар, популяр лекцияләр һәм мавыктыргыч тамашалар күздә тотыла. Фестивальнең оештыручылары – Рус география җәмгыяте һәм Федерация Советы.

“Баштагы Россия” иң зур күләмле һәм кызыклы фестивальләрнең берсе булып тора һәм 2014 елдан бирле үткәрелә, башта ул бер ай буе Мәскәүдә уза, аннан соң аның материаллары Россиянең бүтән шәһәрләрендә һәм чит илләрдә күрсәтелә. Ике ел эчендә ул күргәзмәне дөньяның 70 илендә 2 миллионнан артык кеше караган.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International