Экология министры Фәрит Габделганиев кышка кадәр республика территориясен чистарту эшләрен көчәйтергә кушты

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе

2015 елда Татарстанда ачыкланган чүплекләрнең 93%ы инде бетерелгән, – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Дәүләти экологик күзәтчелек инспекциясе шундый белешмә бирә.

Экология министры Фәрит Габделганиев кышка кадәр республика территориясен яраклы торышка китерү эшләрен көчәйтергә кушты. Җитешсезлекләр исә Чистай, Аксубай, Алексеевск, Чүпрәле, Тәтеш районнарында бар.

Казан шәһәре территориясе үткән шимбәдә актив чистартылды. Тукай урамы 90 адресындагы йорт сүтүдән калган чүп-чар, агач өемнәре бетерелде. Шәһәр үзәген исә күмәк көч белән Мэрия хезмәткәрләре, волонтерлар, “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәте активистлары һәм иреклеләр чистартты. Парин урамы 2 адресындагы тәртипсез халык чүп ташлый торган урын да җыештырылды. Ике сәгать эчендә ике ноктадан 6 Камаз чүп-чар җыелды.

Территорияләрне чистарту буенча шундый ук акция Чаллыда да үткәрелде. Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, “Мехуборка Групп” холдингы, Комсомол районы администрациясе, “Жемчужина” санаторие эшчәннәре, Чаллы вузлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары белән бергә, ГЭС бистәсендәге Кыңгыраулы күпернең тирә-ягын җыештырды.

Өмәгә “ЧистаБулыр” экологик хәрәкәтенең 50 волонтеры да чыкты. “ЧистаБулыр” хәрәкәте быел март аенда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән оештырылган иде. Узган чорда аңа 5 меңнән артык татарстанлы кушылды, республика территориясендә табигать саклау юнәлешендәге 30дан артык акция үткәрелде.

Чаралар Татарстанның экологик торышын яхшырту, халыкта экологик үзаң һәм культура формалаштыру максатыннан үткәрелә.

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International