Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллегиясе утырышы булып узды

2014 елның 31 гыйнвары, җомга
Бүген IT паркта, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллегиясенең “Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 2013 елгы эш йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары” дип аталган утырышы булып узды
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоровның әйтүенчә, узган ел республика экологлары өчен ике зур вакыйга – Россия Федерациясендә Әйләнә-тирәлекне саклау елы, ә Татарстанда Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы үткәрелү белән, шулай ук Казанда Бөтендөнья Универсиадасы үткәрелү белән истәлекле булган. Төп тырышлык әйләнә-тирәлекнең сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Чараларны планлаштыру һәм күзәтчелек эшләре экологик мониторинг белешмәләренә нигезләп алып барылган.
2013 елда атмосфера һавасының, су һәм җир ресурсларының параметрларын инструменталь үлчәүләр республиканың 8 мең географик ноктасында үткәрелгән. Пробалар стационар һәм күчмә лабораторияләрдә анализланган.
Атмосфера һавасы пычрануның җыелма хисаплары системасына аеруча әһәмият бирелгән. 2013 елда андый система республиканың иң эре шәһәрләре – Казан, Чаллы һәм Түбән Кама өчен булдырылган.
2013 елда 7 163 тикшерү үткәрелгән, табигать саклау законнарын бозуның 6 147 очрагы ачыкланган, шуларның 5 972се (97.2%ы) бетерелгән. Бозучыларга барлыгы 28 млн сум штраф салынган, судларга тулай суммасы 379 млн сумлык 146 дәгъвә юнәлтелгән.
Киң таралышлы файдалы казылмаларны законсыз чыгары фактларын кисәтү буенча эш активлашкан. Ел эчендә министрлык законсыз казылма чыгарулар буенча 176 административ эш кузгаткан, министрлык материаллары буенча 6 җинаять эше кузгатылган, тулай суммасы 126 млн сумлык 12 дәгъвә ясалган.
2014 елга төп бурыч – җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең комплекслы системасын булдыру. Ел башыннан алып бу өлкәдәге вәкаләтләр Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына тапшырылган. Беренче чиратта предприятиеләрдә һәм торак секторында калдыклар барлыкка килүне документаль исәпкә алуны җайга салу ният ителә. Бер үк вакытта каты көнкүреш калдыклары полигоннарына һәм эшкәртүгә килә торган калдыкларны фактик исәпләү оештырылачак. Белешмәләрне анализлау нигезендә калдыклар хәрәкәтенең яңа логистикасы төзеләчәк, ул исә калдыкларны минималь күләмдә күмәргә һәм максималь күләмдә эшкәртергә мөмкинлек бирәчәк.
Тагын бер тармак программасы – республиканың автоягулык станцияләрен бензин парларын рекуперацияләү системасы белән җиһазлау. 2020 елга кадәр шундый системалар Татарстан шәһәр һәм торак пунктларындагы барлык станцияләргә куелачак. Беренче этапта исә, 2015 ел азагына кадәр, дүрт эре шәһәрдәге – Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттәге станцияләр җиһазланачак.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International