Әлмәттә һава пычрануга контроль күчмә станциясе эшкә кушылды

16 октябрь 2013 ел., чәршәмбе
Әлмәттә атмосфера һавасы пычрануга аналитик контроль күчмә автоматик станциясе эшли башлады, ул Татарстанның көньяк-көнчыгыш территориясенә хезмәт күрсәтәчәк.
Хәзерге вакытта Әлмәттә атмосфера һавасына контроль буенча 2 стационар автоматик пост эшли, алар якындагы предприятиеләрнең һаваны пычрату ихтималын контрольдә тоталар. Барлык белешмәләргә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы күзәтчелек итә. Күчмә станция ярдәмендә исә һаваны төньяк-көнчыгышта урнашкан теләсә кайсы предприятие янында тикшереп булачак. Аны хәрәкәт вакытында да эшләтеп була, ә бу атмосфера һавасының пычрану дәрәҗәсен юлларда тикшерергә мөмкинлек бирә. Станция азот оксидлары, аммиак, углерод оксиды, күкерт диоксиды, сероводород, углеводородлар концентрациясен, шулай ук метеорологик параметрларны үлчи.
Әлмәт районы матбугат хезмәте материаллары буенча
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования