Экология министры Артем Сидоров «Түбән Кама-нефтехим»ның экологик программаны үтәве белән танышты

2013 елның 9 октябре, чәршәмбе
           Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров эш визиты белән “Түбән Кама-нефтехим” ААҖендә булды, анда биологик чистарту корылмаларын карады. Компаниядә хәзерге вакытта атмосфера пычрануга контроль буенча яңа пост эшкә кабул ителә. Бу “Түбән Кама-нефтехим” ААҖнең әйләнә-тирә һавага автоматик мониторинг системасындагы бишенче шундый объект – дүртесе предприятиенең периметры буйлап санитар саклану зонасында урнашкан. Артем Сидоров шулай ук ябылган һәм гамәлдәге калдыклар күмү полигоннарында, Стрелочник чокыры инешендәге буфер буасында табигать саклау чараларын башкару белән танышты.
        Шуннан соң Артем Сидоров “Түбән Кама-нефтехим” ААҖнең генераль директоры Олег Нестеров белән очрашты. Очрашуда әйтелгәнчә, соңгы елларда җитештерү күләмнәре шактый артуга да карамастан, атмосферага зарарлы матдәләр ташлауның чагыштырма күләмнәре һәм сулыкларга агызыла торган юынтылар күләме сизелерлек кимегән. Экологик программа гамәлдә булган чорда (2007-2013 елларда) компаниядә 244 табигать саклау чарасы үткәрелгән. Һава пычрануга автоматик күзәтчелек системасыннан тыш, стирол, полиэфир сумалалар һәм изопрен-мономер җитештерү заводларында юынты суларга да шундый ук контроль ясала. Күзәтү постларыннан белешмәләр on-line режимда әйләнә-тирәлекне саклау бүлегенә дә, үзәк диспетчерлыкның анализ нәтиҗәләре, һәр факелның торышы турында мәгълүмәт бирелә торган “видеостена”сына да тапшырыла.
         Экология министры Артем Сидоров компаниянең әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә зур эшләр башкаруын, аерым алганда буфер буаларын чистарту һәм гамәлдәге калдыклар күмү полигонын реконструкцияләү өчен заманча экологик технологияләр иңдерүен билгеләп үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International