Күчмә экологик лаборатория яңа режимда эшли башлады

2013 елның 4 июле, пәнҗешәмбе
Атмосфера һавасы пычрануга контроль буенча Түбән Камадагы күчмә экологик лаборатория яңа режимда эшли башлады. “Татарстан Республикасының 2013-2015 елларда экологик куркынычсызлыгы” максатчан программасы (“Әйләнә-тирәлекнең сыйфатын көйләү. Әйләнә-тирәлекнең торышын күзәтү территориаль системасын төзү” кече программасы) кысаларында күчмә лаборатория җиһазларына ике яңа хроматограф – Хроматек-Газохром 2000 һәм Syntech Spectras GC955-600 өстәлде, бу исә Түбән Каманың атмосфера һавасында ароматик углеводородлар (бензол, толуол, этилбензол, ксилол, фенол) күләмен автомат режимда өстәмә рәвештә билгеләргә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, атмосфера һавасының пычрануына контроль буенча күчмә экологик лаборатория ярдәмендә, этилен оксидын, азот оксидын, азот диоксидын, аммиакны, углерод оксидын, углерод диоксидын, озонны, күкерт диоксидын, сероводородны, атмосфера һавасындагы йөзмә матдәләрне ачыкларга мөмкин.
Күчмә экологик лабораторияне өстәмә җиһазлау атмосфера һавасын пычратучы матдәләрнең on-line режимда билгеләнә торган исемлеген киңәйтергә һәм Түбән Каманың атмосфера һавасына тискәре йогынты ясый торган химик, нефтехимик һәм башка предприятиеләренә күзәтчелек итәргә мөмкинлек бирә.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International