ЯҢАЛЫКЛАР


25
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

15 февральдә Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Ачык ишекләр көне" узачак. Теләге булган һәркем республика территориясендә әйләнә-тирәлекне саклау, дәүләт экология күзәтчелеген гамәлгә ашыру, экологик куркынычсызлык тәэмин итү мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән экологларга мөрәҗәгать итә алачак. Гражданнарга уңайлы булсын өчен Ачык ишекләр көне Министрлыкның барлык территориаль идарәләрендә дә узачак.

Әйләнә-тирә дөньяда һәм кешеләр тормышында кошларның роле турында Азнакай шәһәренең "Кояшкай" 5 нче номерлы балалар бакчасындагы нәниләр белән сөйләштеләр. Бакча тәрбиячеләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре белән берлектә уздырган экологик дәрес барышында бакча балалары табигатьтәге канатлы дуслар турындагы белемнәре турында сөйләп күрсәттеләр. 

Тәмте авылы янәшәсендә законсыз рәвештә ком алу эше алып барыла. Кама Тамагы районында яшәүчеләрдән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсенә шундый хәбәр килде. Файдалы казылмалар белән законсыз эш итү урынына оператив рәвештә экологлар килде. "Намуссыз казучы"ны "кулыннан тоту" мөмкин булды, нәтиҗәдә табигатькә зур зыян туктатылды. 

Экология мәсьәләләре белән мавыгучы татарстанлылар "Экотрадиция 2018" халыкара конкурсында катнашу өчен чакырыла. Уздырыла торган конкурсның максаты – табигатьтән файдалану мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән экологик гореф-гадәтләрне популярлаштыру. Видеопрезентация яисә видеоролик рәвешендә тапшырылган эштә конкурста катнашучылар үзләренең экологик гореф-гадәтләре турында сөйләргә тиеш. Видеоның озынлыгы 3 минуттан артып китәргә тиеш түгел.

2018 елның 5-8 февралендә Мәскәүдә Халыкара сәүдә үзәге территориясендә “Евразия җир асты байлыкларын өйрәнү һәм үзләштерүнең заманча технологияләре (ГеоЕвразия-2018)” дигән Халыкара геологик-геофизик конференция һәм күргәзмә булачак. Чараның оештыручылары булып Евро-Азия геофизик җәмгыяте Халыкара иҗтимагый оешмасы, Геофизик эзләнүләр һәм скважиналарда эш буенча фәнни-техник һәм эшлекле хезмәттәшлек буенча халыкара ассоциация, Россия геологик җәмгыяте иҗтимагый оешмасы тора. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International