ЯҢАЛЫКЛАР


18
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Өмәләр барышында территорияләрне чистарту һәм агач-куак утырту акцияләрендә 1 миллион 200 меңнән артык татарстанлы катнашты, бу исә республика халкының 2/3 өлеше, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделганиев йомгаклау коллегиясендә. Гражданнарның экологик мәдәниятен арттыру, экологик мәгърифәтләү һәм белем бирү Министрлыктагы иң әһәмиятле юнәлешләрнең берсе булып кала бирә, дип ассызыклады ул. 

Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге вәкаләтләрнең бер өлеше Татарстанның Министрлар Кабинетына тапшырылды. Пычраткыч матдәләрне су объектларына һәм атмосферага чыгару өчен рөхсәт документлары хәзер Татарстанның Экология министрлыгы тарафыннан биреләчәк, бу исә төбәк дәрәҗәсендә табигатьтән файдаланучыларның су объектларына йогынтысын дәүләти җайга салуда катнашу мөмкинлеген бирәчәк.

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән Татарстан Республикасында Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенең уртак "2017 елгы эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлар турында" Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары А.Г. Сидоров катнашында киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе утырышы булды. 

 "Гомуми белем бирү системасында экология мәҗбүри фән булып тормый һәм факультатив рәвештә генә укытыла. Яшәеш күрсәткәнчә, бу гына җитәрлек түгел. Шуңа күрә дә бүген республикада Экология министрлыгы инициативасы буенча һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы булышлыгы белән экологик белем бирүне үстерүгә яңа импульс бирелә", 

Татарстанда шәһәрнең су белән тәэмин итү һәм су агызу системасында булган проблемалы объектларны үзгәртеп кору, модернизацияләү һәм төзү эшләрен үз эченә ала торган программа тормышка ашырыла. Болар – Биологик чистарту корылмалары, "Заречная" КНС, суалгыч объектлар, "Тэцевский", "Дербышки" суүткәргеч төеннәре һәм насос станцияле инженерлык челтәрләре. 

Татарстан Республикасы Экология министрлыгы белән Росприроднадзор идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында ТР экология һәм табигый ресурслар Министры Фәрит Габделганиев республика күлләрен һәм елгаларын саклау өчен фосфорлы юу чараларыннан баш тартырга чакырды. Ул аңлатып узганча, Россиянең күп кенә су объектлары өчен, Татарстан да бу очракта искәрмә түгел, агулы матдә барлыкка китерүче зәңгәр-яшел суүсемнәрнең чәчәк ату проблемасы җитди тора. Сәбәбе – составында фосфор күп булган юу чараларыннан файдалану. 

Татарстан "Идел елгасын саклау һәм аның пычрануын туктату" өстенлекле проектны тормышка ашыруда актив катнашачак. Проектта гомуми 16,7 млрд сумлык 29 чара каралган. Шуның 9,0 млрд сумы – Россия бюджетыннан, 6,5 млрд сум – Татарстан бюджетыннан һәм 1,2 млрд сум – бюджетка карамаган чыганаклардан. Максаты – 2025 елга торак-коммуналь хуҗалыгы комплексында 25 чистарту корылмасын үзгәртеп кору һәм төзү юлы белән ташландык күләмнәрен 60%ка кадәр киметү. 

Татарстанның өч: ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Казансу елгасының су саклау зонасында агачлар һәм куаклар утырту буенча пилот проектын тормышка ашыруга кереште.    Проект авыл хуҗалыгы секторыннан даими рәвештә булмаган диффуз агынтылар килүдән елганы саклауга юнәлдерелгән. Бу эш суның сыйфатын берничә мәртәбә яхшыртырга булышачак, ди экологлар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International