ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Экология елы кысаларында 2016 ел белән чагыштырганда 6 мәртәбә күбрәк гидротехника корылмасы төзекләндерелгән. Республикадагы 3 меңнән артык торак йорт һәм 15 меңнән артык кеше куркыныч зонасыннан коткарылган, ярты миллионнан артык татарстанлы өчен яшәү иминлеге арттырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар Министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте. 

19 гыйнвар көнне 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында (Казан ш., Павлюхин ур., 75) кече һәм урта бизнес эшкуарлары өчен укулар узачак. Төп темасы: хуҗалыкка бәйле һәм башка төрле эшчәнлек нәтиҗәсендә калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, йогышсызландыру һәм урнаштыру турында хисап тоту. 

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы 1 мартка кадәр кече һәм урта эшкуарлык субъектларыннан калдыклар барлыкка килү, аларны куллану, йогышсызландыру һәм урнаштыру турында хисаплар кабул итә. Хисаплылык кайсы калдыкларның кайда нинди күләмдә барлыкка килүен, төзелгән шартнамәләр нигезендә әлеге калдыкларның кайсы махсуслаштырылган оешмаларга тапшырылуын төгәл аңлау өчен кирәк.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International