ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары Киндерле елгасы ярында 400 куб метр күләмендә пычрак кар ятуын ачыклады. Карны шушы рәвешле рөхсәтсез урнаштырган урын Казанның Совет  районы белән республиканың Биектау районы кисешкән җирдә М7 автотрассасы узучы күпер астында теркәлде. 

"ТГК-16" ААҖ филиалы булган "Казанская ТЭЦ-3" предприятиесеннән агызылган чистартылмаган сулар Казансу елгасына эләгә торган булган. Казан районара табигать саклау прокуратурасы вәкилләре белән берлектә уздырылган уртак рейд барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары сульфатларның, ион фосфатларының, нефть продуктларының, фенол һәм пычратучы башка матдәләрнең артып китү очрагын ачыклады. 

Татарстанда меңнән артык волонтер ЭКОяз-2018 чарасында катнашачак. Республика шәһәрләре һәм районнары территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү буенча беренче күләмле республика акциясе быел 1 апрельдә булачак, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар Министры Фәрит Габделганиев: "Бүгенге көндә меңнән артык активист үзенең катнашачагы турында белдерде инде. 

Утильгә тиешле товарлар исемлеге 36 төркемнән 54 кадәр арттырылды. Бу хакта Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә. Россия Федерациясе Хөкүмәте  Рәисе "Куллану үзлекләрен югалтканнан соң утильләштерүгә тиешле, РФ Хөкүмәтенең 2015 елның 24 сентябрендәге 1886-р номерлы боерыгы белән расланган әзер товарлар исемелегенә, төргәген дә кертеп, үзгәрешләр кертү турында" һәм "2018-2020 елларга товарлар кулланудан калган калдыкларны утильләштерү нормативларын раслау турында" боерыкларына кул куйды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International