ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2017 ел
җомга

Атмосфера һавасын һәм су объектларын саклау өлкәсендә табигать саклау чаралары үткәрү буенча тәҗрибә уртаклашу. Шундый максат белән бүген Баулыда Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының күчмә киңәшмәсе булды. Мероприятиедә Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары –әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстанның Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, территориаль идарәләр башлыклары, Баулы районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гузаиров, Баулы районы Башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин катнашты.

Бүген Баулы шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре биологик чистарту корылмаларында булды. Биредә 2015 елның октябреннән 2017 елның сентябренә кадәр, юынтык суларны чистарту сыйфатын яхшырту максаты белән, ремонт эшләре алып барылды. БЧКда ләм карталары, ком мәйданчыклары реконструкцияләнде, керә торган юынтык суларны исәпкә алу приборлары һәм зарарсызландыру станцияләре урнаштырылды, рәшәткәләр бинасына һәм лабораториягә капиталь ремонт ясалды.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре «Татнефть» ГАҖ «Татнефтегазопереработка». идарәсенең Баулы күкертчистарту участогындагы сәнәгать җайланмасының эше белән таныштылар. Комплекслы автомат линиясе биредә 2011 елда эшләтеп җибәрелгән иде. Җайланма эшендә файдаланыла торган сероводродны турыдын-туры каталитик окисьләштерү процессы күкертне аерып алырга мөмкинлек бирә һәм газларны өстәмә чистарту таләп ителми.

Татарстан экологлары Казан предприятиесе «Полипак»ның атмосфера һавасына зарарлы (пычраткыч) чыгармаларга рөхсәтенең гамәлдә булуын туктатып тордылар. Моның сәбәбе булып атмосфера һавасын саклау кагыйдәләрен бозу, атап әйткәндә, концентрацияләре рөхсәт ителгән чиктән арткан пычраткыч матдәләр чыгармалары тора.

Яшел Үзән шәһәренең 1нче «Ласточка» һәм 20нче «Ёлочка» балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр 1500дән артык батарейка җыйдылар. Файдаланылган батарейкаларны мәктәпкәчә учреждениеләрнең тәрбиячеләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының кабул итү пунктына тапшырдылар. Педагоглар әйтүенчә, аларда тәрбияләнүчеләрдә табигатькә ярдәм итү теләге табигатьне саклау буенча үткәрелгән дәрестән соң барлыкка килгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International